Операция өстәлендә бер хатын-кызга ут капкан

Янгыннан соң медиклар зыян күрүчедән хәтта гафу да үтенмәгән һәм тәненең пешкән өлешләрен фотога төшермәвен сораган.

Мәскәүдә яшәүче бер хатын-кыз, Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының операция өстәлендә ут кабып, нык пешкән. Әмма, туганнары әйтүенчә, табиблар бу хәлне йомып калырга тырышкан һәм аннан хәтта гафу да үтенмәгән. Хастаханәдә сырхауга кешелекле мөгамәлә күрсәтелмәгән. Медицина хезмәткәрләре, тән тиресенең өске өлеше генә пешкән, ул күпертеп сөйли, дип кенә җибәргән. Бу хакта BAZA телеграм-каналы хәбәр итә.

Лидия (исеме үзгәртелгән) медицина оешмасына иңбашы сынып килгән. Аңа пластина куярга тиеш булганнар. Авыртуны сиздерми торган укол кадаганнан соң, ул йокыга талган. Әмма, кинәт нык авыртудан уянып, үзенә ут кабуын сизеп алган.

Сырхау кычкырып җибәргән, операция ясаучы табиблар янгын сүндерүгә керешкән. Сүндергәннәр. Лидиянең кулы, җилкәсе пешкән. Табиблар аннан тәненең пешкән өлешләрен фотога төшермәүне сораган. Операциядәге хәлләрдән соң Лидияне палатага күчергәннәр. Биредә инде сынган иңбашын түгел, ә пешкән урыннарын дәвалаганнар. Иренә янгынның җиһазда кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле килеп чыкканын аңлатканнар. Сырхау яткан җәймәгә, антисептик сеңдерелгән булу сәбәпле, санаулы мизгелләр эчендә ут капкан. Моннан тыш хирургка да зыян кигән, аның куллары пешкән.

Операция өстәлендә пешкән хатын-кызны 31 декабрьдә өенә чыгарганнар. Әмма ул әлегәчә, яраларын бәйләтү өчен, хастаханә сукмагын таптый. Табиблар әйтүенчә, пешкән урыннары ким дигәндә бер елдан соң гына төзәләчәк. Ул бигрәк тә сынган кулы өчен борчыла: сыну өстенә, тукымасына да зыян килгән. Лилия табибларны суд хөкеменә тартырга ниятли. Аларны шулай ук Тикшерү комитеты да тикшерәчәк.

 


Фикер өстәү