Шикәр чире үзеннән-үзе бетми: бала комага киткәнне көтмәгез!

Татарстанда балалар арасында инвалидлык алучылар саны арта. Бүген республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 16 мең 975 бала яши. Шуның 1989ын белгечләр 2022 елда ачыклаган. Бу хакта Татарстанның медик-социаль экспертиза бюросының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап үткәрелгән киңәйтелгән утырышта әйттеләр.

– Пандемия чорында күп кенә документ эшләре гадиләштерелде. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр инвалидлыкны алты айга онлайн документлар юллап озайтты. 2022 елның 1 июленнән элеккеге режимга кайттык. Хәзер авырулар экспертиза узар өчен юллама алып, үзләре безгә килергә тиеш, – ди Татарстанның суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Ригель Низамов. – Узган ел без 16 мең 393 кешегә беренче тапкыр инвалидлык куйдык. Олылар арасында инвалидлыкка китерү буенча яман чир авырулары беренче урында тора.

Cабыйлар арасында психик тайпылышлар арту күзәтелә. Икенче урында нерв системасы авырулары тора. Тумыштан зәгыйфьлекләре булган балалар да аз түгел. Шуңадамы утырышта катнашучылар сабыйларның сәламәтлеге хакында күбрәк сөйләште. Аларның сәламәтлегендәге үзгәрешләрне вакытында күреп алмыйлармы? Бу сорауны күпләр яңгыратты. Әти-әниләрнең игътибарсызлыгымы бу, әллә инде табиблар карап җиткермиме? 2020 елда яңа туган балаларга инвалидлык күбрәк куелса, быел исә 4 яшьтән узып киткәннәрнең беренче мәртәбә сәламәтлегенә бәйле җитди проблемалар барлыгы ачыкланган. Кыскасы, аларга да физик мөмкинлекләре чикләнгән дигән сүзне ишетергә туры килә.

Балалар арасында шикәр чире арту да күзәтелә. Сабыйларга күбрәк шушы чир аркасында инвалидлык куела. Татарстанның суд-медицина экспертизасы бюросының 5 нче экспертлар составы җитәкчесе Ильмира Саттарова да соңгы елда шикәр чиренең 1,5 процентка артуын әйтте.

– Гомумән, бу авыруның Россия күләмендә артуы күзәтелә. 2022 елда  1489 балада әлеге чир барлыгы ачыкланды, – диде ул.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар эндокринологы Мария  Шәйдуллина балалар арасында шикәр чире артуын кадрлар җитмәү белән дә аңлатты. Баксаң, республиканың кайбер районнарында сабыйларны зурларны дәвалаучы эндокринологлар кабул итә икән.  Бу проблеманы хәл итәргә кирәк, диде ул.

– Шикәр чире үзеннән-үзе бетми. Табибларга мөрәҗәгать итмичә генә аннан котылып булмый. Күп очракта бала комага киткәч кенә анда авыру барлыгын ачыклыйлар, – диде ул.

Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары  Ләйлә Фазлыева Татарстанның суд-медицина экспертизасы бюросы эшчәнлегенә уңай бәя биреп, аларга рәхмәтен җиткерде. Елның авыр булганын да искә төшерде. Әмма кайбер кимчелекләрне ачыкларга һәм сәбәпләрен табарга кирәк, диде. Тәнкыйть сүзенә ачуланмагыз, дип тә куйды.

Ул да үз чыгышында сабыйларның сәламәтлегенә тукталды.

– Шикәр авыруын ачыклаучы белгечләр кайда? Нигә районнарда аларга кытлык бар? Без моны ачыкларга тиеш. Республикада югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән медицина үзәкләре җитәрлек. Йөкле хатын-кызларга скрининг уздырылмыймы? Нәрсәне эшләп бетермибез? Йөкле хатын-кызларны тиешенчә карамыйлармы, әллә инде бала тапканда җәрәхәт очраклары күбәяме? – диде Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министр урынбасары узган ел коллегиядә куелган бурычларны да искә төшерде.  Ригель Низамовның документ эшләренең 96 проценты электрон башкарыла дигәненә дә, «Ник 100 процент түгел?» – дип сорады ул.

– Калган 4 процент нигә электрон рәвештә документ бирмәгән? Ачыкларга кирәк. Күрше Чувашия Республикасында бу эш 98 процент башкарылган бит. Олылар арасында инвалидлык куелу буенча беренче булган районнардагы хәлләрне дә белешергә кирәк. Сарманда нигә аларның саны арта? Физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар саны күп булган районнарга да сорауларым бар. Безгә җыелышып сөйләшергә, моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү