Инвалидар ункөнлеге: Алар беркемнән ким түгел

Язмышларына үпкәләмичә, кайчак әле башкаларга үрнәк булып та яшиләр. Физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, алар алдында киртәләр юк. Моның шулай икәнлегенә үзләре белән сөйләшкәч, тагын бер кат инанасың.

Балтач районының Кариле авылында гомер итүче Лилия Мөбарәкҗанова да беркайчан сер бирми. Авылдашлары гына түгел, районның социаль яклау бүлегендә дә кызның уңышлары турында горурланып сөйлиләр. Лилия исә үзе сүзгә саран булып чыкты. «Тыйнак бала ул. Ә үзенең кулыннан килмәгән эше юк. Сәхнәдән дә төшми ул», – ди Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Лилияне 5 нче сыйныфта укыганда машина бәрдерә. Шуннан гарипләнеп кала. Быел республика буенча уздырылган «Абилимпикс» бәйгесендә катнашып, пешекчеләр арасында 1 урынны алган. Озакламый үз көчен Мәскәүдә сынап караячак икән.

– Мине әнием  ялгыз үстерә, һәр уңышым өчен аңа рәхмәтле. Тормышта югалып калмавыма да сөенәм. Райондагы «Фикердәш» клубына йөрим. Кул көрәше белән шөгыльләнү көч бирә. Спортта зур уңышларга ирештем, – ди Лилия.

«Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира  Зарипова, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хакында башкалар белергә тиеш, дигән фикердә. Ул бигрәк тә авыру бала үстерүче әниләргә рәхмәтле. Министр сүзләренчә, республикада соңгы елларда өлкәннәр арасында инвалидлык алучылар кимесә, балалар арасында бу сан арта.

–  Республикада 272,5 мең физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуларның 16,5 меңе – балалар, – диде ул. – Сабыйлардагы авыруларны иртәрәк белү өчен бөтен шартлар тудырыла. Болай эшләгәндә, без күп кенә авыруларны вакытында күреп, аларны булдырмый да кала алабыз. Тернәкләндерү үзәкләрендә авыру бала үстерүче әти-әниләр өчен махсус белем дә бирәләр. Әгәр әти-әни дә баласы белән шөгыльләнә икән, ул очракта дәвалануның нәтиҗәсе күбрәк тә күренә.

Министрның әлеге сүзләре белән ДЦП авырулы кызын тәрбияләүче Рәзилә Мәхмүтова да килешә.

– Бала авыру туды, дип елап утырырга кирәкми. Үзем дә яшьлек белән белмичә, күп күз яше түктем. Алга, бары тик алга барырга кирәк. Әни кеше, баласына кирәк булгач,  өйрәнә икән ул. Кая барсам, шунда белгечләр янына кереп, балага массаж ясарга да өйрәндем. Тернәкләндерү үзәкләренә дә барабыз, өйдә вакытта да тик тормыйбыз. Мин балама сәгатьләр буе күнегүләр ясатам, – ди ул.

Татарстанда берничә төрле диагнозы, сәламәтлегендә күп кенә кимчелекләре булган 499 бала бар икән. Алар өйдән чыкмый, министрлык, өйләренә килеп, социаль хезмәт күрсәтүне оештыра.

Эльмира Зарипова акыл ягыннан кимчелеге булган, интернатларда яши торган  кешеләргә дә тукталды. Үз фатирлары да бар, әмма алар анда ничек яшисен белми, гап-гади тормыш шартларына ияләнмәгәннәр. Шуңа күрә интернатларда мондый кешеләрне тормышка әзерлиләр. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрологик диспансерда без моны үзебез дә күреп кайткан идек. Анда махсус бүлмәне өй итеп ясаганнар.  Физик мөмкинлеге чикле кешеләргә газ кабызырга, ашарга пешерергә өйрәтәләр. Кибеттә ипи белән сөт сатып алырга да булышалар. Министр, тормышка өйрәтә торган бүлмәләр «Идел» тернәкләндерү үзәгендә дә эшли башлады, дип хәбәр итте.

–  Мөмкинлеге чикләнгән 89 кеше биредә махсус курслар үтте.  Барысының да үз фатирында яшисе килә.  Шунысы сөенечле: курслар узганда ике авыру парлашып куйды.  Аларга яшәү икеләтә җиңелрәк булачак, – ди ул.

Авыру кешене карау җиңел түгел. «Демография» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы «Озак вакытлы ярдәм күрсәтү» проекты буенча якыннарын караучы 2 меңнән артык кешене укытып чыгарганнар.  Эльмира Зарипова, республикада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә барлык шартлар тудырылган, ди.

–  «Абилимпикс» бәйгесендә күп кенә талантлар ачыла. Бәйгедә катнашкан кешеләрнең  күбесе соңыннан эшкә урнаштырыла. Пандемиягә бәйле шартларны үтәп, мәдәни чаралар да үткәрелә. Озакламый «Кулга-кул тотынышыйк», «Татарстан энҗесе» исемле фестивальләр узачак, – ди ул.

Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе  Ригель Низамов, инвалидлык бирүне әле дә автомат рәвештә озайтып була, дип хәбәр итте.

– Пандемия башлангач та без инвалидлыкны 6 ай саен озайта башладык.  Барысы да электрон рәвештә башкарыла. Беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә дә  инвалидлык авыру хакындагы документларга нигезләнеп бирелә. Әгәр алар группа белән килешми икән, безгә килергә дә мөмкин, – диде җитәкче.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү