Казанда QR-кодсыз кешеләр өчен такси барлыкка килгән

Күптән түгел Казанда теге яки бу сәбәпләр аркасында куар-кодлары булмаган гражданнар өчен машина йөртүчеләр «Халык таксилары» уйлап тапкан. Җәмәгать транспортында йөри алмаган кешеләрне урынга китереп куялар. Кешене кая да булсаи илетп куярга кирәклеген аңлау өчен бер хәйләсе дә бар — битлекне кулга кияргә кирәк.

Мондый таксиситларның мхасус Telegram-каналлары да булдырылган, анда кемне кая илтергә, кем кайда барырга кирәклеген яза. Гадәттә, машина йөртүчеләр акча сорамый.

Ә акча алган таксиситлар автомат рәвештә законсыз эшмәкәргә әйләнә. Полицейскийлар мондый тәртип бозучыларны аулый башлаган.


Фикер өстәү