ВИЧ диагнозы булган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә, дип белдерде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.
«ВИЧ белән яшәүчеләр Covid-19 ка ныграк бирешүчән. Аларда коронавирустан соң өзлегүләр булырга мөмкин», — диде ул. ВИЧ лы кешеләрдә үлем күрсәткече дә ике тапкыр зуррак.
Татарстанда соңгы биш елда эпидемиологик вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. 2021 елның 1 декабренә диспансер учетында ВИЧ белән йогышланган 15234 кеше исәпләнә.
Бүген дөньяда 43 миллионнан артык кеше ВИЧ диагнозы белән яши, ел саен 2 миллионлап яңа очрак теркәлә.