Татарстанда өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылган

Яңа Чишмә районында балалар арасында салкын тиеп авыручылар саны артуы күзәтелә, дип яза район газетасы.

«Соңгы атнада тын юлларында вируслы кискен инфекциянең (ОРВИ) 52 очрагы теркәлгән, шуның 23е — 14 яшькәчә балалар», — дип билгеләп үтте атна саен үткәрелгән планеркада Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең баш белгече Гөлфирә Мостафина.

Укучыларның 40-60 проценты ОРВИ белән авыруы сәбәпле, Яңа Чишмәдә өч мәктәптә биш сыйныф бер атналык карантинга ябылды.

Бер атна вакыт узгач, вазгыятькә анализ ясалачак һәм ул яхшырган очракта дәресләр яңадан дәвам итәчәк.


Фикер өстәү