10 декабрьгә кадәр гозер-үтенечләрне турыдан-туры депутатларга җиткереп булачак

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә, «Бердәм Россия»гә 20 ел тулуга багышлап, республикада яшәүчеләрне кабул итү декадасы башлана. Ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кешеләрнең гозер-үтенечләрен Дәүләт Думасы депутатлары, республика Дәүләт Советы депутатлары тыңлый. Һәр көн аерым темага багышлана.

Кабул итүне партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов башлап җибәрде. «Татарстанда, 2014 елдан башлап, сайлаулар барышында алынган барлык наказлар, тупланып,  өйрәнелә. Без Президентка мөрәҗәгать итәбез, ә ул Хөкүмәткә, теге яки бу эшнең кайчан башкарылачагын күрсәтеп, һәр район буенча «юл картасы»н эшләүне йөкли», – дигән ул.

Яшел Үзәннән Нариман Сәйфетдинов Чапаев урамыннан Октябрь урамына кадәр тротуар төзелешен төгәлләү үтенечен җиткергән. Аның әйтүенчә, 200 метр араны эшлисе калган.  Тик мәсьәлә һаман хәл ителми: шәһәр хезмәтләре белән уртак тел табып булмый икән. «Юл эшләре программасы эшләнгән, әмма анда бу «200 метр» юк. Шуңа да карамастан, 2023 елга кадәр әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез. Район башлыгы белән эшләячәкбез, ул 2023 елга кадәр һич югында тротуарның бер өлешен салу мөмкинлеген табачак», – дип ышандырды Камалтынов.

Шушы ук районнан Ирина Андросованы ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Ул үзләренең ишегалдын заманчага әйләндерергә тели. Юрий Камалтынов  Ирина ханымга ишегалдының кайчан төзекләндереләчәген ачыкларга вәгъдә итте.  Партия төбәк бүлеге секретаре урынбасары сүзләренә караганда, нәкъ менә Яшел Үзән ишегалларын төзекләндерү проектын беренчеләрдән булып башлап җибәргән икән, бу ишегалды гына игътибардан читтә калмаска тиеш.

Ә инде Илгәр Мохтәров Яңа Тура бистәсендәге йортларны газлаштырып бетерү үтенечен җиткергән. «Бары тик рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары гына газлаштырып бетереләчәк. Сездә милеккә хокукыгызны раслаучы документлар булырга тиеш. Бар икән, мәсьәлә якын арада хәл ителәчәк», – дип аңлатты Камалтынов.

 


Фикер өстәү