Бозга таяксыз кермә

Әлегә сулыклардагы бозга керергә ярамый. Елгаларның күп өлеше боз белән капланып бетмәгән. Ныклап суытырга өлгермәде –Татарстанда ике кеше боз астына төшеп киткән инде. Берсен коткара алмаганнар, икенчесе исән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.

– Бозга бары тик калынлыгы 7 сантиметр булган очракта гына керергә ярый. Әгәр кагыйдәләрне бозалар икән, ул кешеләргә 2 мең сум штраф салыначак, – ди ул.
Республикада юка бозга чыккан өчен 34 кешегә штраф салынган инде.
Әмма кешене штраф белән куркытып булмый. Балык “җене” кагылганнар гомерләрен хакында уйламыйлар да. Коткаручылар әти-әниләргә дә боз тулысынча катмаган чорда балаларына сулыкка керүнең куркыныч икәнен аңлатсыннар иде, дигән теләген җиткерде.
Бозга ничек керәсе?
– Бозга кергәндә, үзең белән таяк алырга кирәк. Аның белән бозга суккалап алгач, шул урында су чыкса, аннан тизрәк китегез;
– Бер боз кисәгендә берничә кеше җыелып торырга тиеш түгел. Берничә кеше булганда, алар бер-берсеннән биш-алты метр ераклыкта барырга тиеш;
– Бозда сикерергә яки йөгерергә ярамый. Караңгы вакытта бозга бөтенләй кермәгез;
– Төнге кыраудан соң боз каты һәм ышанычлы тоела, әмма иртән аңа алданып керергә ярамый. Көндез ул бик тиз эри. Юка бозга кергән очракта, аннан кире чыкканда, аягыгызны шудырып, боздан алмыйча гына чыгыгыз.
Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?
– Куркып калмагыз, тиз, кыю рәвештә хәрәкәт итегез;
– Баш белән суга чуммагыз;
– Ярдәмгә чакырыгыз;
–Киемегезне салырга тырышыгыз;
– Чыкканда егылып төшкән яктан күтәрелегез;
– Җылы урынга йөгерегез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү