Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Яңа коронавирусның өч очрагы читтән кергән һәм 87 очракта авыру кешедән йоккан. 34 кеше хастаханәгә китерелгән, 56 кеше өйләрендә дәвалана.

Иң күп авыручылар Казанда (42 очрак) теркәлгән.

Аерым алганда, Казанда коронавирус йоктыруның 42 очрагы ачыкланган, Чаллыда — 4, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Буа, Лаеш, Питрәч, Сарман һәм Тукай районнарында — берәр очрак, Бөгелмә, Азнакай, Биектау, Яшел Үзән һәм Ютазы районнарында — икешәр, Югары Ослан, Лениногорск һәм Нурлатта — өчәр, Мамадышта — 5, Яңа Чишмәдә — 4, Сабада — 6.

Татарстанда пандемия таралганнан алып, ковидның 13818 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү