Юл аша йөгереп чыккан әби машина астында калган

Казанда юл аша йөгереп чыккан әбине машина таптаткан. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызларда Очкын урамында булган. Якынча ачыкланганча, 14нче модельле «Лада» машинасының 50 яшьлек йөртүчесе иминлек тизлеген сакламаган  һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан 87 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Әбинең баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.


Фикер өстәү