Шугалакта битлек киясеме?

Яңа ел каникулында коронавирус белән авыручылар саны артмаган. Бәйрәмнән соң да вирусның кискенәеп китүе көтелми. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина эпидемиологик вазгыяткә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Любовь Авдонина әйтүенчә, узган тәүлектә коронавирус белән 90 кеше авырган. Шуның өчесе читтән кайтучыларда ачыкланса, калганнары аралашу юлы белән күчкән. 34 кеше – хастаханәдә, 56сы өйдә дәвалана. Авыручыларның күбесе Казан шәһәренә туры килә. Андыйлар – 42. Татарстанда барлыгы 13818 очрак теркәлгән.

Хәлләр тотрыклы булса да, Яңа ел каникулында иркенәергә ярамый. Битлеген дә киясе, социаль ераклыкны да саклыйсы. Роспотребнадзор вәкилләре бәйрәм көннәрендә 238 объектны тикшергән, барлыгы 12 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. “Кайнар элемтә”гә 7 кеше шалтыраткан булса, өч факт расланган. Әйтик, Әлмәттәге кафе эш сәгатен бозып, иртәнге сәгать 4 кә кадәр эшләгән. “Аккош күле”ндә таудан шуарга халык күп җыелган. Шулай ук андагы җәмәгать туклануы урынында антисептик чаралар кулланмаганнар.

–Без ачык һавада, шугалакларда битлек киюне таләп итмибез. Бу дөрес тә булмас иде. Ләкин тимераяк алырга чират көткәндә, шугалакта кеше артык күп булганда, аны кияргә кирәк. “Черек Күл”дә хезмәткәрләр социаль аралыкны сакларга кирәклеген кисәтеп тора, – диде Любовь Авдонина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, Татарстанда коронавируска каршы 2400 кешегә прививка ясалган. Вакцина ясауның икенче этабы башланды. Республикага 5900 вакцина кайтарылган. Аны хастаханәләрдә ясатырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү