Укучылар тынычлана ала: рәсем, җыр, физкультура дәресләрендә начар билге куелмаячак

Мәктәпләрдә аттестатка “зачет” дип куеп булачак. Быелдан Россия Мәгърифәт Министрлыгы аттестатлар бирүгә үзгәрешләр кертте. Анда ике яңалык бар. Беренчесе – кайбер фәннәрдән “3ле”, “4ле” һәм “5ле”ләр урынына “зачет” дип куярга мөмкин. Бу рәсем, музыка, физкультура дәресләренә кагыла. Икенчесе – QR-код куелачак.

“Зачет”мы, әллә билгеме?

Раил Шәмсетдинов, Казан энергетика көллияте мөгаллиме, педагогика фәннәре кандидаты:

– Хезмәт, музыка, рәсем кебек фәннәрдән “зачет” кую белән килешәм. Тик менә физкультурадан белемне билге белән бәяләү дөресрәк кебек. Ни өчен дигәндә, бу балаларның сәламәтлегенә бәйле. Соңгы ун елда балалар арасында симерү очраклары артты. Телефон белән мавыккани балаларга хәрәкәт тә җитми. Алар яхшырак укырга омтылырга тиеш. Мәктәпне тәмамлап кына эш бетми. Киләчәктә төрле ярышларда катнашырга туры килүе бар. Кемдер 40 чакрым ераклыкка чаба. Белмичә йөгереп, организмга зыян килүе дә бар. Шуңа күрә физкультура дәресләре баланы тормышка өйрәтергә тиеш дип саныйм. Рәсем, музыка кебек дәресләрдә барлык укучының да сәләте булмаска мөмкин. Бу очракта артыгын таләп итеп тә булмый. “Зачет” дип куелганда, андый укучылар үзләрен ким-хур итеп тоймаячак.

Инсаф Хафизов, студент:

– Мин “зачет” куюга каршы. Бу укучыларның камилләшү теләген киметәчәк. Дөрес, бар кеше дә җырчы да, рәссам да булып бетә алмый. Әмма тырышлык дигән нәрсә бар. Тырышкан очракта нәрсәгә дә булса, ирешергә мөмкин.


Фикер өстәү