Казан урамнарыннан 136 мең тонна кар чыгарылган

Кыш башланганнан бирле башкала урамнары 136, 6 мең тонна кардан арынган. Узган тәүлектә чыгарылган кар 8760 тоннаны тәшкил итә. Бу эштә 600ләп техника һәм 368 кеше катнашкан. Сезон башланганнан бирле бозлавыкка 23 мең тоннадан артык катнашма сибелгән.


Фикер өстәү