Татарстан юлларына сибү өчен 118 мең тонна ком һәм 29 мең тонна тоз әзерләп куйганнар

Кышын Татарстан юлларына бозлавыкка каршы 147 мең тонна  материал, шул исәптән 118 мең тонна ком, 29 мең тонна тоз әзерләп куелган. «Волго-Вятскуправтодор» хәбәренә караганда, хәтәр чокырларны вакытында «ямау» өчен салкын асфальт-бетон хәстәре күрелгән. Кышкы көннәрдә трассаларны карап тоту максатында 377 берәмлек юл техникасы, шул исәптән 37 кар чистарткыч, 47 кар төягеч һәм экскаватор, 23 бульдозер һ.б. эшкә керешергә тулысынча әзер. Барлык техника да ГЛОНАСС белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш юлларга сибү өчен 24 ком өеме, техника өчен 30 җылы «стоянка», йөртүчеләрне ял иттерү өчен 23 бүлмә булдырылган. Һава торышы бозылган көннәрдә юлның катлаулы – таулы өлешләрендә авыр техника дежур торачак. Татарстанда шундый 17 участок бар. Шуның 7се – М7 юлында, 5есе –  М7дән Киров өлкәсенә таба борылганда, 3есе – Казан – Буа – Ульяновск һәм 2се – Казан – Оренбург трассаларында.

Республикада федераль юллардагы хәлләр 43 юл метеостанциясе һәм видеоконтроль комплексы ярдәмендә контрольдә тотыла. Автомобильчеләр кыен хәлләргә юлыккан очракта «Волго-Вятскуправтодор»ның тәүлек әйләнәсе эшләүче диспетчерлык хезмәтенә (8(843)273-54-08) яки коткару хезмәтенә (112) шалтырата ала.


Фикер өстәү