Кариев театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» эшли башлады 

Тыпыр-тыпыр биергә тимер идәннәр генә түгел, осталык һәм белем дә кирәк. «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә татар халык биюенең бөтен матурлыгын, төрлелеген күрсәтергә, әлеге өлкәдәге проблемалар турында уртага салып сөйләшергә ниятлиләр.

1–6 ноябрьдә Кариев театрында «Калеб» яшьләр җыены педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасын уздырачак. Әлеге проектны «ӘйдәБас» дип атаганнар. Проектка багышланган конференциядә аның максатлары, татар биюенә хас үзенчәлекләр һәм бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләштеләр.

Борчыган мәсьәлә

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, без халкыбызның төрле этник төркемнәренә хас булган биюләрне белмибез.

– Биюләрне җыючы, өйрәнүче, аларны гамәлгә куючы белгечләр юк. Әлеге белгечләрне әзерләү системасы уйланылмаган. Безнең бу турыда 10 ел элек тә, 15 ел элек тә сөйләшкән булды. Миңа калса, мәдәният институтында махсус татар биюе кафедрасы булдырмаган килеш әлеге проблеманы чишеп булмаячак, – диде ул. – Аннан соң, төбәкләрдә эшләп килә торган татар хореографик төркемнәре үзләренең җирле биюләрен сәхнәгә күтәрү мәсьәләсе турында уйлансын иде.

Хореограф, культурология фәннәре кандидаты Дәүләт Умеров та берничә проблемага тукталды.

– Хореографияне фән буларак үстерүнең әһәмиятен аңларга кирәк. Хореограф беренче чиратта остаз булырга тиеш, – диде ул. –  Татар фольклоры тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, һәм бу – безнең бүгенге проблемабыз. Төрле халыкларга хас биюләр  халыкларның яшәү урынына, көнкүрешенә бәйле, шуның белән үзенчәлекле. Педагог бу турыда белмәсә, биюне тиешле дәрәҗәдә куя алмаячак.

Проектның әһәмияте

«ӘйдәБас» остаханәсенең максатлары берничә. Әйтик, татар биюен камилләштерү, аны өйрәнү методикасын һәм программасын булдыру, хореографларда яңалыкка омтылу теләге тудыру. Биючеләрдә осталык дәрәҗәсен арттыру мәсьәләсе дә – иң мөһим максатларның берсе.  Моннан тыш, проектта катнашучылар татар биюенең төрле төбәкләргә хас үзенчәлекләре белән таныша алачак. Дәртле остаханәләрдән тыш, лекция форматындагы дәресләр дә уздырылачак.

Остазлар

«ӘйдәБас» проектын кем җитәкләргә тиеш икән дигәндә, янып торган, дәртле иҗат кешесен күзаллыйсың. Чыннан да шулай бит! Остаханәгә нигез салучы – педагог-хореограф, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Сәйдә Миңнебаева. Ул «ТАВРИДА.АРТ» фестивалендә җиңү яулап, идеясен чынга ашыруга грант откан.

– Үзеңдә яңалыкка омтылу ихтыяҗын тоярга, көн саен үзеңә «Тормышымны яхшыртыр өчен бүген мин нәрсә эшләдем?» дигән сорау бирергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин балаларым, оныкларым үзләренең татар булуларын белмәс, туган телләрендә сөйләшмәс дип борчылам, – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе Неля Суркина. Алардан тыш Россиянең алты төбәгеннән килгән хореографлар да атна дәвамында төрле дәресләр уздырачак.

Эльвина Полякова, КФУның 1 нче курс студенты


Фикер өстәү