Татарча сөйләшәбез: Яңа ел белән котлау

Бу хатаны татарның йөздән бере генә ясамыйдыр. Бер гасыр эчендә әлеге гыйбарә телебездә барлыкка килеп, аның өчен табигый сүзтезмәгә әверелде. Әмма аның русчадан калька булуы барыбызга да ачыктыр дип уйлыйм.

Яңа ел яки туган көн белән котлап буламы? Әлбәттә, юк. Мондый сүзтезмәләр мәгънәсез.

Мантыйкка буйсынырга теләсәк, шундый мәгънә килеп чыга:

Мин (кем) Яңа ел (нәрсә) белән котлыйм (нишлим) = Яңа ел (нәрсә) белән мин (кем) котлыйм

Ярар, әйдәгез, Яңа ел урынына теләсә кайсы сүзне куеп карыйк.

Урындык белән котлыйм = мәгънәсез.

Наил белән котлыйм = мәгънә бар.

Соңгы вариант мәгънәле яңгырый, чөнки мин нинди дә булса гамәлне, әйтик, котлауны, Наил белән берлектә башкара алам. Ә менә Яңа ел белән мин бергәләп берни дә эшли алмыйм, чөнки 2021 ел яки 2022 ел – гамәл башкара ала торган зат түгел. Тагын күчемле-күчемсез фигыльләр кагыйдәсендә килеп төртеләбез: котлау сүзе туры тәмамлык куллануны таләп итә.

Шулай итеп, татар телендә дөрес сөйләшергә теләгән кеше беркемне дә Яңа ел белән яки Туган көн белән яисә башка теләсә кайсы бәйрәм белән котлый алмый.

Әлеге дә баягы русча фикерләү аркасында без рус җөмләләрен татарчага күчермәләп алабыз да, шулай итеп матур сөйләшкән булабыз.

Ә хәзер туган телебезнең чиксез байлыкларына күз салыйк. Берәрегезнең йорт котлаганы бармы? Кеше яңа йортка күчкәндә шундый йола үткәрелә. Яңа машина алгач «машина котлау» бар. Мондый формада «котлаулар» борынгыдан булган. «Котлау» сүзе үзе дә бик борынгы, ул тәңречелек чорларына ук барып тоташа. Шундый тарихыбыз була торып, нишләп әле читтән кергән калькаларны кулланабыз?

Дөрес сөйләшергә теләгән очракта мондый вариантлар тәкъдим ителә:

* Яңа ел /туган көн/ бәйрәме котлы булсын! Русча «С праздником!» дигән язу кырында шулай дип язарга була. Әйе, озынрак чыга, әмма дөреслек мөһимрәктер.

* Бәйрәм уңаеннан тәбриклим, бәйрәмегезне тәбриклим!

* Бәйрәмегезне котлыйм!


Фикер өстәү