Табиб-терапевт йокы алдыннан тыелган ризыкларны атаган

Табиб-терапевт Милена Данченко йокы алдыннан тыелган ризыкларны атаган. Әйтик, грейпфрут, помидор, чи суган, борычлы ризыклар.

Алар ашказанын ярсытырга мөмкин. Кофе, яшел чәй, шоколадта үзәк нерв системасын стимуллаштыручы, организмны уяу хәлдә тотучы кофеин бар. Фастфуд ише коры – сарыда май күп, шуңа күрә озак эшкәртелә, өстәвенә, эч күбүгә китерәчәк.


Фикер өстәү