Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакы түләүне үзгәртә

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасына карата яңа алымнар быелның ахырына әзер булырга тиеш, киләсе ел башында тиешле документлар кабул итү күздә тотыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюкка сылтама белән хәбәр итә.

«Без ел ахырына кадәр әлеге системаны әзерләргә, Хөкүмәттә аның буенча фикер алышулар үткәрелүен телибез. Киләсе елда норматив актлар барлыкка килер дип уйлыйм», — диде Басюк «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

Аның сүзләренчә, аерым алганда, стимуллаштыручы түләүләрнең (хәзерге вакытта стимуллаштыручы түләүләрнең утызга якын төре бар, әйтик, гөлләргә су сипкән өчен түләү дә шулар арасына керә) нәрсә икәнлеген, өстәмә функцияләр өчен түләү категориясенә нәрсә керергә тиешлеген билгеләү күздә тотыла.

Шулай ук дәфтәр тикшергән өчен түләүне стимуллаштыручы түгел, ә компенсацион түләү буларак билгеләргә җыеналар, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү