Узган ел меңгә якын база станциясе төзелгән һәм яңартылган

Татарстанда кәрәзле элемтәнең база станцияләрен төзү һәм яңарту эше дәвам итәчәк. Узган ел министрлык элемтә операторлары белән 1094 станция төзегән һәм яңарткан. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

2020 елда элемтә операторлары мобиль элемтә үсешенә керткән акчаны 2млдртан 4 млрдка кадәр арттырган. Министр антенна һәм элемтә баганалары урнаштырудан курыкмаска киңәш итә. Телефоннан аралашканда, база станциясенә якынрак булган саен, нурланыш алу да кимрәк.


Фикер өстәү