Организмдагы артык майдан котылырга ярдәм итүче ризыкларны атап үткәннәр

Алар безнең табында еш очрый.

Диетолог Александра Разаренова Sputnik радиосы хәбәрчесенә белдергәнчә, термодженик дип аталучы матдәләр метаболизмны (матдәләр алмашын) тизләтә. Мондый ризыклар белән тукланганда, тән температурасы күтәрелеп, метаболизм көчәя һәм организмдагы май, “янып”, юкка чыга.

Белгеч әйтүенчә, кара борычтагы пиперон, кызыл борычтагы капсаицин матдәсе, цитрус җимешләренең кабыгы табигый термоджениклар булып санала. Аларга шулай ук, кофеин һәм эпигаллокатехин керә. Шушы ике матдәнең тиңдәшсез катнашмасын без, әйтик, яшел чәйдә очратабыз. Имбир, дарчин, гәрчич, сарымсак, укроп, петрушка, базилик, бал, җитен орлыгы да әлеге категориягә керә.
Моннан тыш, диетолог әйтүенчә, химик өстәмәләр кушылмаган, сәнәгатьтә эшкәртелмәгән табигый продуктларның барысын да “май яндыруга” ярдәм итүче ризыклар булып тора. Болар – яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, балык, ит, йомырка, эшкәртелмәгән ярмалар.
Шул ук вакытта, табиб билгеләп үткәнчә, ашказаны-эчәк чирләреннән интегүчеләргә мондый ризыкларны саклык белән генә кулланырга кирәк. Шулай ук аларның тир күп бүленеп чыгуга китерүен дә исәпкә алу шарт.


Фикер өстәү