Матдәләр алмашуны тизләтүнең гади ысуллары аталды

Экспертлар метаболизмны тизләтергә теләгән кешеләргә рекомендацияләр исемлеген төзеде. Бу хакта Food News язмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта диетологлар күбрәк сыеклык кулланырга киңәш итә: көненә бер литр ярым су (кимендә алты чынаяк) елына өстәмә 17,4 мең килокалорий яндырырга ярдәм итә. Моннан тыш, метаболизмны тизләтү өчен үлән чәе эчәргә була һәм су күп булган кыяр, грейпфрут, карбыз һәм цукини кебек продуктлар кулланырга мөмкин.

Моннан тыш, алма, брокколи, яшел борчак, груша, кура җиләге һәм шалканда күп булган клетчатка кулланырга киңәш ителә.

Экспертлар шулай ук нибары бер чәй кашыгы горчица метаболизмны шактый тизләтә ала, дип искәртә.

Башка тәкъдимнәр арасында ике минут ярым дәвамында интенсив физик күнегүләр белән шөгыльләнү, йокы бүлмәсендә һаваны ешрак алыштыру һәм 19 градус температураны саклау күрсәтелгән.


Фикер өстәү