Татарча сөйләшәбез: ОНЛАЙН/Он-лайн

Замана үзгәреп, үзгәрешләр кереп тора. Шул яңалыкларны белдерү өчен яңа сүзләр барлыкка килә: я телнең үзендә ясала, я чит телдән алына. Соңгы елларда төрле чараларның, хезмәт күрсәтүләрнең, белешмәлекләрнең яңа бер форматы барлыкка килде. Без хәзер онлайн режимда конференцияләрдә катнаша алабыз, яңача тавыш бирү, сүзлекләрдән файдалану, тест үтү һәм башка шундый мөмкинлекләр ачылды. Ачылуын ачылды да, онлайн сүзенең үзе дә, ул катнашкан сүзтезмәләр дә төрлечә языла башлады. Монда безнең башны эшләтергә иренеп башкаларга иярүебез дә сизелә бугай.

Беренчедән, онлайн сүзен он-лайн дип язу очраклары бар. Чыганак инглиз телендә бу сүз он һәм лайн дигән ике өлештән гыйбарәт. Ләкин безнең телгә күчкәндә, мондый сүзтезмәләр бер сүз булып кына кулланыла, шуңа күрә кушып язылырга тиешләр.

Икенчедән, әлеге сүз катнашкан сүзтезмәләргә тукталырга кирәк. Рус телендә алар сызыкча аша языла (онлайн-словарь, онлайн-голосование). Аергычның аерылмышка бәйли торган кушымчасы булмаса, алар сызыкча аша яза. Татар телендә исә аергыч белән аерылмышның янәшә торуы да җитә (яшел чыршы). Алар арасына сызыкча куюның кирәге калмый гына түгел, кую хата була. Димәк, татарча без онлайн әңгәмә, онлайн китапханә, онлайн трансляция дип аерым язарга тиешбез.

 

 

 


Фикер өстәү