Коронавирус белән авыручылар саны бер тәүлектә 85кә арткан

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (22 кеше) һәм 60-70 яшь (22 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүртесе – балигъ булмаган бала.

Казанда — 32, Нурлат районында — 10, Чаллыда — 7, Арча районында — 5, Алексеевск, Апас, Лаеш һәм Тукай районнарында – өчәр, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 217 очрагы теркәлгән, 12 720 кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 13 229 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 604е икенче дозаны алган. 33 242 комплект вакцина дозасының 39,8 проценты файдаланылган.

Татарстанда вакцинациягә язылу өчен бердәм номер – 122.


Фикер өстәү