2 декабрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россия банк хезмәткәрләре көне

1990 елның 2 декабрендә заманча банк системасын формалаштыруга нигез салучы “Россия Үзәк банкы турында”гы һәм Банклар һәм банк эшчәнлеге турында” гы  федераль законнар гамәлгә керде.

Россиядә банк системасының  барлыкка килү тарихы  1733 елда Анна Иоанновнаның “Монета конторасыннан акчаны займга алу кагыйдәләре турында”гы  указыннан башлана.  1754 елда императрица Елизавета Петровна күрсәтмәсе буенча  Петербургта һәм Мәскәүдә  беренче банклар  оештырыла.  Алар дворяннарга һәм сәүдәгәрләргә кредит бирәләр. 1786 елда бу банклар  юкка чыгарыла һәм Дәүләт заем банкы төзелә.

Халыкара коллыкка каршы  көрәш көне

1985 елда БМО тарафыннан билгеләнгән истәлекле көн. 1949 елда бу көнне   БМОның Генераль Ассамблеясы  Кешеләр белән сәүдә итүгә каршы көрәш турында конвенция кабул итә. Бу көн кешеләр белән сәүдә итү, сексуаль яктан эксплуатацияләү, мәҗбүри никахлаштыру, тол хатыннарны нәсел буенча кияүгә бирү, балаларны мәҗбүри  кораллы конфликтларда катнашыру кебек коллыкның заманча формаларын юкка чыгару өчен гамәлгә куела. Статистик мәгълүматлар буенча, бүген дөньяда коллыкның төрле формаларыннан интегүче 4 миллионнан артык корбан бар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

50 ел элек (1971)  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре федератив дәүләте төзелә.  Башта аңа 6 әмирлек керсә, соңыннан җиденчесе – Рәс-әл-Хәйм дигәне өстәлә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең  территориясе 83,6 мең километр. Анда 9 миллионнан артык кеше яши.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү