15 бала тәрбияләүче Мөхәрләмовлар: «Балалар тормышына сөенеп яшибез»

Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Балтач районының Пыжмара авылында гомер итүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар өчен ул – балалар үстерү. Аларныкы биш тә түгел, ун да түгел – унбиш! Бу гаилә бөтен республика өчен үрнәк. Алсу апа моннан күп еллар элек “Ана Даны” медале белән бүләкләнсә, быел  алар Россия Президенты карары белән  “Ата-ана даны” орденына лаек булдылар. Республиканың үрнәк гаиләсенең матур яшәү серләрен “ВТ” журналисты та белеште.

– Әле кайчан гына кияүгә чыкканым исемдә. Гомер узган да киткән, – дип искә ала Алсу апа. – Без Хәбир абыең белән күршеләр идек. Әтнә авылында яшәдек. Бергә уйнап үстек. Хәбир өйләнәм дигәндә, 18ем тулып кына киткән иде. Каршы килмәдем. Аңа 22 яшь иде. Төп йортта өйләнеп торучы туганы булгач, без күрше авылга күчендек. Колхоз йорт бирде. Ул чакта хәзерге төсле затлы итеп туйлар уздырмасак та, шөкер, бик матур торабыз. Кирәк чакта сабыр иттек, вакытында туктап тордык, бер-беребезне аңлап, яратып яшәдек.

Хәбир абый гаиләне туендыручы, Алсу апа аның җылысын саклап, бар сабыена  яратуын биреп торучы. Аларның әле дә күзләрендә сөю чаткылары балкый. Еллар узса да, бер-берсенә булган ярату хисләре бер дә кимемәгән, тагын да арткан гына! Әнә шул яратулары әле дә сүрелмәгән аларның. 15 бала үстереп тә, бер-берсенә караганда иң саф хисләрне саклап кала алганнар. Ә бит тормышта төрле чаклар булган. Кайчак  авыр да яшәгәннәр. Әмма балалар үсә төшкәч тормышлары җайланган.

– Иң элек улыбыз туды. Аңа быел 35 яшь тула. 9 малаебыз, 6 кызыбыз бар безнең. 4 балам – студент әле, 2се мәктәптә укый. Исемнәре – Хәлил, Шамил, Рамил, Альберт, Айсылу, Асаф, Инсаф, Гөлүсә, Ранил, Гөлинә, Гөлчәчәк, Алия, Данил, Илүс, Зөһрә. Җиде баламның үз тормышы инде. Балалар кечкенә чакта бер дә җиңел булмады. Аларны карашырга янда әби-бабайлары юк. Олыраклары үсә башлагач, әзрәк җиңел суладым, – ди Алсу апа. – Пыжмарага күчкәч беркайда да эшли алмадым. Бәби карадым. Бер декрет ялым икенчесенә тоташып барды. Ник күп бала таба икән диючеләр дә булгандыр инде, әмма үземә бәреп әйтүчене хәтерләмим. Без бит аларны үзебез өчен дип алып кайттык. Бер дә үкенмим. Әмма яшьрәк чакта моның кадәр балабыз булыр дип бер дә уйламаган идем.

Мөхәрләмовларның тормышлары җитеш. Абзар тутырып мал асрыйлар. Берәр эшләре булса, балалары җыелышып кайтып керә дә, ялт итеп эшләп китә икән. Өч уллары үзләре йорт салып чыккан. Икесе Казанның Нагорный бистәсендә төзегән, өченче улларының өе — Балтачта. Калганнары исә шәһәр фатирында яши. Әниләре алар белән горурлана. Балаларының яхшы машиналарда йөрүләренә сөенә. Барысы да үзләренең тырышлыклары аркасында, ди ул.

– Бер дә авырлык китермиләр. Әти-әнидән нидер өметләнеп ята торганнар түгел. Үзләре булдыра. Шушы көнгә кадәр балаларымның йөземә кызыллык китергәне булмады. Әти, әни дип кенә торалар. Киленнәремнең барысы да үз ягыбызныкы. Бер киявем генә Чүпрәленеке. Ул да үзебезгә охшап килгән. Тырыш, булдыклы. Хәзер инде 11 онык сөябез. Бездән дә бәхетле кеше бармы икән ул дим кайчак? Гомер көзендә балалар тормышына сөенеп яшәү бит. Иремнең әнисе исән сау, үземнең әтием бар. Балаларым сау-сәламәт. Тормышлары матур. Аларга тыкшынып, тикшереп йөргәнем юк. Кунакка кайтканда араларында хисләрне сизеп алам. Шөкер, киленнәрем дә  бик акыллы булды. Кияүләр дә кызларыма хөрмәт белән карый. Безгә аларның тату яшәве кирәк, – ди Алсу апа.

Әниләре өйдәге тәртипне саклап торса да, бу йортта әти сүзе закон. Гомер буена шулай  яшәгәннәр. Хәбир абый иртә яздан көзгә кадәр басуда эшләгән. Башта тракторда, җәен комбайнда, көзгә тагын җир сөргән. Тормышлары җитеш булсын өчен, эштән кайтып кермәгән. Абзар тулы малга азык әзерләү дә аның өстендә булган.

– Мин иремә бик рәхмәтле. Моның кадәр баланы кемгә ышанып алып кайтыр идем. Әлбәттә, иремә! Аның дөрес тәрбиясе белән улларыбыз чын ир-ат булып үсәләр. Биш улым армия хезмәтенә барып кайтты. Ул һәр баланы үзенчә ярата. Тапма, димәде. Хәзер инде рәхәт чак. Кул арасына керәләр. 40 яшемдә тапкан Зөһрәмә дә 11 тула инде. Әле картаерга вакытым юк. Аякка бастырасы балаларбыз бар бит, – ди Алсу апа. – Бөтенебез бергә җыелганда 40ка җитәбез икән. Әмма  мондый очрашулар сирәк эләгә. Балалар гел эштә. Йә берсенең вакыты булмый, йә икенчесенең  эш сменасы туры килә. Июнь   аенда кызыбызны кияүгә бирдек. Шунда җыелышкан идек. Бергә утырулар безнең туган көннәрдә генә насыйп була. Әмма һәр балама якты йөзем, ачык ишегем. Кайсы кайтып керсә дә, миңа зур бәхет. Аллаһы  Тәгаләдән барысына да саулык телим. Игелекләрен күреп, тормышлары сөенеп Хәбир белән бергә тигезлектә картайсак иде.

Мөхәрләмовлар гаиләсе хакында Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина бик җылы сүзләр әйтә. Ул аларның балаларына дөрес тәрбия бирүләренә соклана.

– Бервакыт бу гаилә белән таңнан торып Казанга киттек.  Бераздан Алсу ханымның телефоны шалтырый башлады.  Балалары хәлен сорый, үзенекен әйтәләр. Мин түзмәдем, унбише дә сезгә шалтыратамы, дип сорап куйдым. Баксаң, бу эш бүленгән икән. Кызлар әниләренең, малайлар әтиләренең хәлен белә, ди. Шул сөйләшүдән гаиләдә тәрбиянең дөрес бирелүенә сокландым, – ди җитәкче. – Аларның бар җирендә тәртип. Йортлары чиста-пөхтә. Әлеге гаилә беркайчанда дәүләттән ярдәм сорамый. Алар эшлиләр. Без кыстый торгач, документлар җыеп тапшырып, аларга хөкүмәт ике катлы йорт салып бирде. Үзләренә тиешле пособиеләрне дә барламыйлар. Үзебез  чакырып китереп гариза яздырабыз. Бик тыйнак, сабыр гаилә. Үзләренә ышанып тормыш итәләр. Без  бу гаиләне күпләргә үрнәк итеп куябыз. Барысы да ир белән хатынның үзеннән тора. Алар тәрбиясен балаларында күрәбез. Алма агачыннан ерак төшми шул!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү