Минем әти 1897 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Куперская волостеның Шемякова Кабин авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1906 елдан 1911 елга кадәр авыл мәктәбендә белем ала. 1913 елга кадәр үзенең хуҗалыгында, 1915 елда, ялланып, кулакта эшли. 1916 елда армиядә 106 нчы Уфа полкында хезмәт итә. 1918 елда Кызыл Армия сафларына алына. Аннан 104 нче Серовский полкында хезмәт итә. Акларга каршы барган сугышларда катнаша. 1921 елда туган авылына кайта. Башта укытучы белеме бирә торган училище, соңыннан партия мәктәбен тәмамлый. 1926 елдан ВКПб әгъзасы булып тора һәм, партия кая кушса, шунда эшли. Урал якларында күмер чыгару шахтасында, 1925 елларда Өркеш авылында китапханә мөдире (избач) булып эшли. Кабат туган якларына кайту насыйп була. Алгаево мәктәбендә укытучы, Тәкәнеш волостенда волость комитетының җаваплы сәркатибе эшләрен башкара. Татарстан АССРның төрле районнарында дәүләт банкларында идарәче булып эшли. 1933 елда ТАССР Әтнә районына җир бүлеге мөдире эшенә күчерелә. Һәм шулай ук Әтнә районы Сөрде авылының беренче колхоз рәисе. Колхоз «Комбайн» исемен йөртә. Партия әтине Кызыл Юл районына эшкә күчерә. Ул анда да җир бүлеге мөдире булып эшли. 1938 елда Кызыл Юл районы Яңа Кенәр авыл Советы рәисе итеп билгеләнә. 1939 елда районда артельләр оеша башлый. Әтине Молотов исемендәге артельгә рәис вазыйфасына куялар. 1942 елның 5 сентябрендә сугышка алына. Башта 338 полкта, аннан соң 3нче Украина сугышында катнаша, яралана. Сугышны Көнчыгыш Австриядә тәмамлый. Сугышка сержант званиесендә киткән булса, сугыш ахырында бригада командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Күп медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. Сугыштан соң тыныч вакытта хөкүмәтнең бик күп бүләкләренә лаек була.
Әнием – Сөрде кызы Гаффәбану белән җиде бала үстерәләр. Әни башта колхозда, соңыннан балалар бакчасында хезмәт куя. Бертуганнарым Клара – икмәк пешерүче, Дарвин – машина йөртүче, Роза башта сәүдә оешмасында, соңыннан «Северный» совхозында склад мөдире, Наил – газ хезмәткәре, Гөлниса Биектау районында миграция хезмәткәре, төпчек сеңлебез Гөлнур Штерә авылында балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Мин мәдәният өлкәсендә эшләдем. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Гаффәбану һәм Ибниаминның балалары да тәрбияле, тырыш булып үсә. Күбебез «хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
Сугыштан соң Кызыл Юл районында артельләр кабат оештырыла һәм Шушмабаш авылына күчерелә. Молотов исемендәге сугыш инвалидлары артеле белән бергә Галимуллиннар гаиләсе дә Шушмабашка күчә. Эш өр-яңадан башлана: унлап атка торак салу, каравыл йорты булдыру. Иң мөһиме – сугыш инвалидларын барлау һәм артельгә тарту. Хәсәншәех, Үгез-Елга, Сәрдәбаш, Носы, Акчишмә, Үрнәк (хәзерге Наратлык), Шушмабаш һәм башка авылда яшәүче сугыш инвалидлары артельгә керергә теләк белдерәләр. Артельгә беренче хөкүмәт заказы – чыпта сугу һәм капчыклар тегү. Инвалидлар бу эшне тулысынча башкарып чыга алмагач, аларга гаиләләре дә кушыла. Иң беренче эшнең нечкәлекләрен элек башкарган кешеләрдән өйрәнәләр һәм һәр инвалид йортына станоклар куялар. Авыллардагы әзер чыпталар атлар белән Шушмабашка китерелә, зур кәкре энә белән капчыклар тегелә. Әзер капчыклар Мари Эл Республикасының Стеклозавод бистәсенә заводка тапшырыла һәм аларга кара савытлары, шешәләр тутырылып, Арча станциясе вокзалына төялә. Шул вакытта ук Мари Эл белән хезмәттәшлек булган. Иң мөһиме: хөкүмәт, артельләр булдырып, инвалидлар, аларның гаиләләренә ярдәм оештырган. Аларга эшләгән эшләре өчен хезмәт хакы түләгән. Инвалидлар үзләрен кимсетелгән итеп түгел, тигез хокуклы совет кешеләре итеп тойганнар. Инвалидларның авылларда үрнәк гаиләләр коруы башкаларга хезмәт тәрбиясе булып тора, бигрәк тә сугыш елларыннан соң төзекләндерү вакытында. Бу үзеннән-үзе, инвалид эшли, булдыра икән, таза кешенең булдырырга тиешлеген күрсәтеп тора. Сугыш инвалидлары артеле рәисе Ибниамин Галимулла улының девизы шундый була. Ул лаеклы ялга киткәнче артель рәисе вазыйфасын башкара.
Искә алуым рухларына дога булып барып ирешсә иде.
Җәүдәт Галимуллин.
Яңа Кенәр
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез