«Оста балаларны шундук эшкә чакыралар»: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза

Татарстанда 15 сентябрьдән 29ына кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләр арасында һөнәри осталыкны күрсәтү буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты уза. Быел ярышлар 76 юнәлеш буенча үткәрелә. Ай ахырына кадәр бәйгедә 14 яшьтән 65 яшькәчә 900 кеше катнашачак.  

– «Абилимпикс» хәрәкәтенең төп бурычы – сәламәтлекләре буенча үзенчәлекләре  булган кешеләрнең киләчәген кайгырту. Без аларның һөнәри осталыкларын күреп, аны үстерергә, алга таба бу кешеләргә ярдәм итәргә тиеш, – ди  Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов. – Хәзерге вакытта республикада 16845 физик мөмкинлеге чикләнгән бала яши. Соңгы биш елда 16 яшьтән узганнар арасында инвалидлык очраклары кимесә дә, бу күренеш кечкенәләр арасында арта. Шуңа да без физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйларны кечкенәдән үк тормышка әзерләргә тиеш.

Кукмара шәһәрендә урнашкан «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге бу яктан башкаларга үрнәк булып тора. Биредә авыру балаларны эшкә өйрәтәләр. Кызлар гына түгел, малайлар да тегә дә, чигә дә белә.

– Инвалид балаларга тормышта җиңел түгел. Әти-әниләре дә гел янәшәләрендә булмаска мөмкин. Шуңа без башта ата-аналар белән сөйләшәбез, алар риза булган очракта, сабыйларны эшкә өйрәтәбез. Иң элек энәгә җеп сапларга өйрәнсәләр, аннары сәдәф кадыйлар. Боларның бит барысы да тормышта бик кирәк. Арада тегүчеләр дә, бәйләүчеләр дә бар, – ди «Шәфкать» үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева.

Роза ханым сөйләвенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән балалар, аларга килгәч, бөтенләй башка яктан ачыла икән. Җырга-моңга осталыклары да күренә, кул эшләренә дә хирысланып китәләр, ди.

– Шушы балаларны башта өйрәтәбез, аннары бәйгеләрдә катнаштыра башлыйбыз, – ди Роза Фазлыева. – 2018 елдан бирле балаларны «Абилимпикс» ярышларына әзерлим. Алар белән Мәскәүгә дә барам. Ул ярышларда төрле оешма җитәкчеләре дә катнаша. Оста балаларны шундук үзләренә эшкә чакыралар. Катнашучыларның күбесе студент булгач, эшкә кала алмый. Әмма алар килешү төзеп, үзара сөйләшәләр. Кулы эш белгән, акча эшләргә теләге булган кеше тик утырмый. Күп очракта авыру балалар өйдән торып эшли.

Роза Фазлыева, «Абилимпикс» ярышында катнашкан бер генә инвалид та игътибарсыз калмый, ди. Аларның барысы да эш белән тәэмин ителә икән.

Ә ярышта катнашмаучылар нишләргә тиеш? Без бу хакта аларның үзләреннән сораштык. Күбесе, теләк булса, акча эшләп була, дигән фикердә.

Казанда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән Ләйсән Вафина (кызның үтенече буенча исеме үзгәртелде) тегүчелеккә укыган. Хәзер такси хезмәтендә диспетчер булып эшли икән.

– 4 яшемдә аякларымны кискәннәр. Кечкенәдән төрле ярышларда катнаштым. Тегәргә ярата идем. Йөри алмагач, эш бирүче оешма мине кире борды. Күңелем бик төшкән иде. Әле ярый бер танышым яхшы эш тәкъдим итте. Монда тыныч. Матур тавышымны тыңлыйлар да, гаебемне күрүче юк, – ди ул.

Әлки районының «бәллүр» кызы Гөлназ Вәлиуллина турында күп яздык. Без әле дә аның белән элемтәдә торабыз. Ул 18 яшеннән бирле эшли. Әле декрет ялында булса да, эшен бер көнгә дә ташламаган. Читтән торып эшли икән.

– Башта үзебездәге «Кызыл Шәрык» оешмасында хисапчы булып эшләдем. Аннан Казанга күчендем. Монда килгәч тә, эш табу кыен булмады. Үземнең юнәлеш буенча эшкә кердем. Шулкадәр яхшы коллективка урнаштым. Иренмичә, яратып эшлим. Акчасын да түлиләр, – ди ул. – Әгәр физик мөмкинлегеңне генә уйлап утырсаң, эш табып булмый. Һәр кешенең үз осталыгы, үз сәләте бар. Үзеңне күрсәтүдән оялмаска кирәк. Кулың белсә, теләгең булса, ач утырмыйсың.


Фикер өстәү