Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты белән очрашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә китте. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан тышкы эшләр министры урынбасары Бердынияз Мәтиев һәм Россиянең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин каршы алды.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркмән бизнес-форумының пленар утырышында, Аркадагта Ахал вилаятенең җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасында катнашачак, шулай ук Ашхабадта «КАМАЗ» ГАҖ сервис үзәгендә булачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Милли Генгеш Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашулары планлаштырылган.


Фикер өстәү