«Ак Барс» уенында трибунадан Салават Фәтхетдиновның игезәген эзләгәннәр ВИДЕО

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очрашты. 2гә 1 исәбе белән Казан командасы җиңде.

Бу уенга Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та килгән булган. Шунысын искәртик, җырчыны еш кына «Ак Барс» уеннарына килә. Моны белгән оештыручылар Салават Фәтхетдинов белән шаяртырга уйлаган. Экранда аның фотосын чыгарып: «Кем Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка охшаган?», — дип сорый, һәм экранда трибунада утыручы җырчыны күрсәтә. Моны карап торган Салават та елмаеп куя.


Фикер өстәү