16 гыйнвар. Шәхесләр

Татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туа.

1848 елда Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли. Бу елларда аның Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов һ.б. укымышлылар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып тора.

Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») китабы татар тарихына багышланган. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бирелә.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була.

Артист Гыйльманов Кәрим Ибраһим улы 1913 елның 16 гыйнварында Биектау районы Мүлмә авылында туа. Татар театр техникумын тәмамлагач, 1933–1937 елларда Казан эшче театрында хезмәт итә. 1938 елда Татар академия театрына күчә. Ватан сугышында катнаша. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954).

Ул 1964 елның 23 декабрендә Казанда вафат була.

Шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Хәкимҗан Халиков төрле вакытта «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы,  «Идел» яшьләр әдәби альманахы, «Совет мәктәбе» журналы редакцияләрендә эшли.

1969 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1977 елда аның Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1973 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1984).

Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

 

 


Фикер өстәү