Украина хәрбиләре Воронежга һөҗүм иткән: бер бала зыян күргән

 

16 гыйнварга каршы төндә Воронеж өлкәсе күгендә Украинаның 5 пилотсыз очкычы юк ителгән, 3се тотып калынган. Тагын 4 пилотсыз очкычны Белгород өлкәсе күгендә “тотканнар”. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
“Һава һөҗүменнән саклану средстволарының дежур көчләре Воронеж өлкәсе территориясе өстендә Украинадан җибәрелгән биш пилотсыз очкычны юк итте, өчесен тотып калды. Дүрт пилотсыз очкыч Белгород өлкәсе территориясе өстендә тотып калынды”, – дип билгеләп үтелгән оборона ведомствосының телеграм-каналында.
Шулай да бер дрон Воронежда торак йорттагы фатирга эләккән. Янгын чыккан. 2013 елгы кызга зыян килгән. Аңа шундук медицина ярдәме күрсәтелгән. Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев, фатирдан-фатирга йөреп, китерелгән зыянны ачыклыйбыз, дип хәбәр иткән.


Фикер өстәү