Булат Хисмәтов: «Халык артистының йөзенә кызыллык китерү – икеләтә гөнаһ»

Әтиеңнең яки әниеңнең бик популяр булуын аңлау ничегрәк икән ул? Танылган фамилия ничек һәм кайчан ярдәм итә? Бу сорауларны без, мәкальдәгечә, «агачыннан ерак төшмәгән алма»ларга – популяр артистларның танылган һәм танылып килүче балаларына бирдек.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтнең улы, баянчы Булат Хисмәтов кечкенә чакта әтисен танып эндәшүләренә аптырый торган булган. «Балалар бакчасына йөргәндә, бүтән балаларның әти-әниләре аның белән исәнләшә иде. Мин бит аларны белмим, шуңа әтидән: «Әти, алар сине каян белә ул?» – дип сорый идем. Шулай итеп, әтиемнең танылган кеше икәнен кечкенә вакытта ук аңладым. Аңа, танылган артист буларак, гел хөрмәт күрсәттеләр», – диде ул. Хисмәтов фамилиясен йөртүнең ярдәме дә тигән аңа. «Кайвакыт: «Син бит – Әсхәт Хисмәт малае», – дип танып алалар, ярдәм кирәк булса, булышалар. Фамилиям аркасында гына үземә карата ниндидер башка төрле мөнәсәбәт сизмим. Башкаларның миннән нәрсә көткәнен дә белмим», – дип сөйләде Булат. Ә халык артистының йөзенә кызыллык китерүне икеләтә гөнаһка тиңли ул.


Фикер өстәү