Айдар Җаббаров: «Репетиция – артист белән режиссерның мәхәббәт аңлашуы ул»

Халык театрга нәрсә эзләп килә? Татар театры заманнан алдамы, арттамы? Режиссер тамашачының үзен тануын телиме? Болар хакында Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров белән сөйләштек.

:: Бүген тамашачыга нәрсә җитми?

– Мин, төрле театрларга барып, спектакльләр карарга яратам. Махсус. Режиссерга, миңа калса, вакуумда калырга ярамый. Ул дөньяда театр өлкәсендә барган бөтен яңалыклар белән танышып барырга тиеш. Башкача ярамый. Әйтик, атна-ун көн элек Германиядә спектакльләр карап кайттым. Постдрама театрында актер уены мөһим түгел. Шуңа күп кенә спектакльдә беренче урында – техник мөмкинлекләр. Аны аттракцион дип әйтсәң була. Техник яктан шәп инде менә, ул тавыш дисеңме, ут мөмкинлекләреме – әмма бит ниндидер хис тумый. Ә хис кайчан туа? Кешенең икенче берәү белән мөнәсәбәтләре барлыкка килсә. Герой ниндидер тормыш киртәләрен уза алса. Җыеп әйткәндә, спектакль кеше турында булса. Монда ул юк. Россияне алсак, бигрәк тә Казанда, бездә – психология театры. Монда декорация булмаска да мөмкин, әмма диалоглар аркылы драма, кешенең фаҗигасе, җыеп әйткәндә, хисләре күренә һәм ул тамашачыны үзенә беректереп куя.

Татарстан театр юнәлешендә соңгы 7–8 елда бик зур адымнар белән алга китте һәм, минемчә, бүген татар театрының тамашачысы мәгънәле, тирән спектакльләргә сусаган. Алар нәкъ менә эчтәлекле, мәгънәле спектакльләрне яратып карыйлар. Тамашачы өстән-өстән генә эшләнгән спектакльләргә шунда ук мөнәсәбәтен белдерә. Ә бит кайчан гына, безнең тамашачыга комедия кирәк, дип әйтә идек.

:: Тамашачы сине аңлап бетердеме инде? «Агыла да болыт агыла» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектакле белән Айдар Җаббаров дигән режиссер барлыгын белдердең, «Тормышмы бу?» (Гаяз Исхакый) белән яраттырдың, «Санаулы кичләр» (Володин) белән аз гына үзеңнән читләштердең. Хәзер сез тамашачы белән нинди мөнәсәбәттә?

– Миңа менә шундый дулкын-дулкын кичерешләр ошый. Хәтта, аңламасын иде мине тамашачы, дип телим. «Ә-ә, бу Айдар икән, аның алымнары әллә кайдан беленә», – диләр икән, бу, минемчә, начар. Төрле булырга кирәк, бу бит Айдар түгел, ул болай эшли алмас, дип шаккатсыннар иде. Ул чакта мин ихлас шатланыр идем. Бер спектакльне яратырга, икенчесен авыр кабул итәргә мөмкин – бу табигый. Димәк, мин кабатланмаганмын. Эшне башлап җибәргәндә, кабатланмаска, дигән максат куям. Текстка алынганда, беренче сызымнарын сызганда да, «Бу алымны кулланганым булмадымы?» дигән сорау куям. Әгәр ул юл үтелгән икән, икенчесен эзлим. Бер юлдан бару ул – иң җиңеле. Син аны эшли беләсең, аны халык та кабул иткән. Ә яңа юл салу авыр һәм ахырда ничек килеп чыгасын син үзең дә белмисең. Шуның белән кызыклы да  инде ул.

:: Айдар, син бит – актер булып башлаган кеше, режиссер булу теләге кайчан туды?

– Актерлык белән кызыксыну Чаллыда мәктәптә укыганда ук башланды. Чаллы театры спектакльләрен карый идем. Аннары театр училищесында Фәрит абый (Фәрит Бикчәнтәев – Камал театрының баш режиссеры. – Ред.) курсына укырга кердем. Барысы да аның фатихасыннан башланды. «Син режиссурага укырга керергә тиеш», – диде ул миңа. Бик озак үпкәләп тә йөрдем әле, чөнки иң зур хыялларымның берсе Камал театрында артист булу иде. Фәрит абый режиссурага укырга дигәч, димәк, ул миндә актерлыкны күрми дип бик борчылган идем.

:: Ә син – яхшы артистмы соң?

– Нормальный инде. ГИТИСта спектакльләр уйнадык, Аллага шөкер. Миңа сәхнәдә булу ошый.

:: Татар классикасы, бигрәк тә Исхакый синең өчен аеруча әһәмиятле кебек. Исхакый әсәрен Камалда да, Әлмәт ­театрында да сәхнәләштергәнгә әйтәм.

– Һәрбер режиссерның үз авторлары була. Син ул авторны тоемлыйсың, аның энергиясе белән тоташасың кебек. Әйтик, Горький минем автор түгел, Чехов исә минеке. Кемгәдер, киресенчә, Чехов туры килми. Исхакыйны аңлыйм мин аны. Тоям. Аны сүз белән аңлатып та булмый.

:: Ә менә Еники дөньясы ничек бирелде? Бу язучыны тулаем аңладым дип әйтә аласыңмы?

– Еникинең дөньясына кереп китә алдым. Аңладым дип әйтә алам. Аңламасаң, спектакль куеп та булмый инде ул.

:: Ни өчен «Рәшә» төрле бәхәс-фикер алышулар тудырды?

– Их, шул Рәшидәне Зөфәр белән бергә калдырса, дип уйлаганнардыр. Кызганыч, тормышта бар да ал да гөл була алмый шул.

:: Бәлки, Еники әсәре финалына рус классикасы традицияләре кушылуны кабул итмәгәннәрдер.

– Бәлкем, шулайдыр да. Төрле фикер булды инде.

…Мин фәкать финалны гына үзгәрттем. Ә калганы – Еникичә. Беренче төн дә, Островский урамындагы фатирда оч­рашулар да әсәрдә язылган. Мин дә бик кызганам аны. Гүзәл белән репетициядә, Рәшидә монологларын укыганда, ул елый, аңа мин иярәм. Аның героинясының тормышы бик авыр, бик катлаулы. Беренче иренең ташлап китүе, татар сәнгатен күтәрәм дип биредә калуы, тик монда беркемгә дә кирәк булмавы… Нәтиҗәдә менә шундый спектакль туды.

:: Еникинең тагын берәр әсәренә алыныр идеңме?

– Андый ният бар. «Рәшә»дә дә бит ике әсәре файдаланылды. Беренчесе классик формада, күпләр теләгәнчә, икенчесе… Азрак тамашачыны котыртып алдык.

:: Мәскәү театрларында спектакль чыгару җиңелрәкме, татар театрларындамы?

– Минем өчен андый бүленеш юк. Яңа урында, яңа кешеләр белән эшләү, аларның үзләре дә белмәгән мөмкинлекләрен ачу кызык.

:: Яшь режиссерга буйсынырга теләмәүчеләр дә табыла торгандыр?

– Бигрәк тә беренче елларда Мәскәүдә андый хәл белән очраштым. Тыңлатуның төрле чаралары бар, прәннек кулланырга да мөмкин, камчы да. Мин беркайчан да камчы кулланмадым. Минем өчен артист белән режиссер – иң бәхетле һөнәр ия­ләре. Алар яраткан эшләре белән шөгыльләнә, шуның өчен акча да ала. Шуңа күрә репетиция (ә ул бик озак вакытка, әйтик, 3–4 айга сузыла) рәхәт узарга тиеш. Репетиция – артист белән режиссерның мәхәббәт аңлашуы ул. Ягъни яратып эшләргә ки­рәк. Анда берәүдә дә начар энергия, тискәре караш булмаска тиеш. Андый нәрсә сизелә икән, мин үз эчемә бик­ләнәм. Миннән шундый караш булса, артист йомылыр иде. Андый оч­ракта репетицияне туктатырга гына кала.

Кайчак ничек итсәң дә, репетиция бармый. Андый чакта туктыйбыз, чәй эчәбез. Сүз ара сүз китеп, яңадан спектакльгә кайтабыз. Педагог Юрий Бутусов, «Сатирикон»да беренче спектакль чыгарганда, артистларны кафега чакырган. Шунда бер яшь артист, түземлеге төкәнеп: «Безнең репетиция кайчан башлана инде?» – дип сораган. Юрий Николаевич: «Ул бара инде», – дип җавап биргән. ­Репетициядә үзара аңлашу – беренче урында. Менә шушы нәрсә булмаса, актер – режиссерны, режиссер актерны кабул итмәячәк. Актерның режиссер әйткән идея белән кызыксынып китүе ки­рәк, шулай булганда, эш бара. Әйткәнемчә, Мәскәүдә 3–4 мәртәбә булды андый хәл. Репетиция башланып бер-ике ай узгач, баш рольне башкаручы тәртәгә тибә башлый. Андый очракта уртага салып сөйләшергә кирәк. Әгәр инде синең героең: «Бу минем материал түгел», – дисә яки синең нәрсә теләгәнеңне аңламавын әйтсә, кул кысышып, матур гына аеры­лышырга кирәк. Мин бәхәс яклы түгел. Ләкин актерны никадәр тизрәк алмаш­тырсаң, шулкадәр яхшырак.

:: Өлкән буын актерлар белән яшьләрнең театрны күзаллавы, гомумән, дөнья­ны күзаллавы да аерыла. Әйтик, Равил Шәрәфи, хәзер яшь чагым булса, актер һөнәрен сайламас идем, дип белдерде. Ул – актер театрында эшләгән кеше. Хәзер – режиссер театры. Аларның аермасы зурмы?

– Әйе, хәзер күбрәк режиссерга йөриләр. Ләкин кайсыбер театрларда актерны беренче планга чыгару да бар. Ул афишаларда да күренә. Әйтик, Безруков катнашында фәлән спектакль сезнең шәһәргә килә, дип язылган була. Миңа исә башка юнәлештәге театр ошый. Додин театры, мәсәлән. Аның коллективында Елизавета Боярская, Сергей Курышев, Данила Козловский, Ксения Раппопорт кебек легендага әверелгән артистлар эшли. Әмма Додин афишада спектакль исемен һәм театрны яздыра. Шәһәр буенча беркайчан да Козловский, Боярская сурәтләре булган афишаларны элмиләр. Миңа калса, бу дөрес.

:: Җаббаровка йөрибез, дисәләр дөрес­рәк, алайса?

– Белмим, ишеткәнем юк.

:: Проза әсәрләренә өстенлек бирәсең кебек, сәбәбе нәрсәдә?

– Заманча драматургиядә үземә якын пьесалар тапмыйм. Проза белән эшләү­дән исә ләззәт алам. Текстны сәхнә әсә­ренә әверелдерү миңа энергия бирә. Әзер текст бе­лән эшләүгә караганда эзләнү кызыграк.

:: Үз драматургың барлыкка килмәдеме әле?

– Юк шул. Әмма андый тандем бик кирәк.

:: «Көл» спектаклендәге теманы тамашачы бик зарыгып көткән икән, ни­һаять, театр үз сүзен әйтте дип, бик яратып, йөриләр. Бу постановка әле дә бара, димәк, цензура әле синең әсәрең­дәгечә бөтен фикерне дә туракламый. Хәзерге заман турында тагын нинди спектакль куяр идең?

– «Көл», кызганыч, безнең тормышы­бызга бик якын булып чыкты. Әйдәгез, ачык­тан-ачык сөйләшик әле. Спектакльнең кайсы җирлектә һәм нинди вакытта чыгуы әһәмиятле. Мин бик күп йөрим һәм кайсы театрда нинди хәлләр икәнен бик яхшы чамалыйм. Татарстанда цензура сизелми, башка җирләрдә сизелә. Яшерен-батырын түгел, башта үзем дә аны болай озак барыр дип уйламадым. Әмма әлеге спектакльне чыгарганда ярдәм зур булды. Теләктәшлек булмаганда, «Көл» булмас иде. Аны цензура турак­ламады, үземнең эчке цензурам гына кайбер өлешләрен кыскарттырды. Әгәр тыелган икәнен белә торып та кайбер җырларны калдырган булсам, бу инде хайп булыр иде. Мин андый нәрсәне яратмыйм. «Көл» үз урынында, үз вакытында чыкты. Тик шунысы да бар: аңа бөтен тамашачы да әзер түгел. Аның үз тамашачысы бар һәм алар күп түгел. Гомумән, һәр спектакльнең үз тамашачысы бар. Кемдер драма ярата, кемдер уйларга бирелмичә ял итеп кайтырга да килә. Андый тамашачыны да онытмаска ки­рәк. Бу җәһәттән театрлар күбрәк һәм төрлерәк булган саен, яхшырак. Алар бит тамашачы тәрбияли. Фикерле, төпле кешеләрне… Нинди спектакль дигәндә, бер идея бар, әмма әйтми торыйм әле. Алдан кычкыру күп очракта яхшыга илтми.

:: Безнең киләчәк өметлеме?

– Миңа калса, өмет бар.

Блиц-сораштыру:

Театрмы, киномы?
– Кино дөньясын белмәгәч һәм аның белән кызыксынгач, кино дип җавап бирергә була. Җавап миңа билгеле булмаган дөнья булганга гына кино файдасына.

Соңгы укыган әсәрең нинди?
– Евгений Водолазкинның “Чагин” романы.

Иң рәхәт ял кайда?
– Башны ял иттерә торган урыннарда. Ул – мунча һәм балык тотарга бару. Ә гомумән алганда, сәяхәт итәргә яратам.

Кайчан өйләнәсең инде?
– Яраткан кызым барлыкка килү белән.

Иң зур теләгең?
– Дөньялар тыныч булсын.

 

Әңгәмәдәш – Гөлинә ГЫЙМАДОВА

 

 


Фикер өстәү