“Көн саен туганым капчыгы белән балаларының киемнәрен юарга китерә”

– Сусыз тилмерәләр. Сеңлем Гөлинә көн саен дүрт баласының киемнәрен безгә юарга китерә. Июньнән бирле капчыклап кием юам. Туганым булгач, авырлыгы юк анысы. Әмма болай булмый бит. Тукай урамындагы халык саусызлыктан интегә. Хет күп балалы туганыма берәр кое казырга булышучы табылмасмы икән соң? – дип Питрәч районының Шәле авылыннан сыер савучы Алинә аптырап шалтыраткан иде.

Ял вакытында булгач, соравын көнендә сәгате белән үк ачыклый алмадык. Әмма газета укучыбызның гозеренә битараф калмадык. Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановтан әлеге проблема турында сораштык.

– Моторы сафтан чыккан иде, дүрт көн элек насосны яңасын куйдык. Шәхси кое казытып булмый. Гайнулиннарга мин үз кесәмнән кое казып бирә алмыйм. Проблема хәл ителде, Тукай урамына су килә, –диде Илшат Әхмәтҗанов.

Әгәр дүрт балалы гаиләгә кое казытырга теләүче игелек кешеләр табылса, анысы да артык булмас.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү