Өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны булырга мөмкин, дип белдергәннәр

Россия Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев, Россиядә сәнәгать колачы киңәйтелгән очракта өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны булырга мөмкин, дигән.

“Өлешчә мобилизация сәнәгатебезнең хәзерге вакытта хәрби бурычларны үтәүчеләрне тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле. Бүген безнең сәнәгать – махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләрне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә. Сәнәгать колачы киңәйтелсә, мобилизациянең яңа дулкыны каралырга мөмкин”, — дип белдерде депутат.


Фикер өстәү