Ураза бәйрәменә бәйле яңалыклар: транспорт хәрәкәте, мәчетләрдә гает башлану вакыты, ял көннәре һәм бәйрәм чаралары турында

21 нче апрельдә Казанда төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. KZN.RU порталы җәмәгать транспортының бу көнне ничек эшләячәге, мәчетләрдә гыйбадәтләрнең ничәдә башланачагы, казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Иске Татар бистәсендә узачак фестивальдә нәрсә әзерләгәннәре турында белешмәлек әзерләде.

Казанлылар ничек ял итәчәк?

Ураза бәйрәме уңаеннан 21 нче апрельдә өстәмә ял көне булачак. Ә 20 нче апрельдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм турында указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Күп функцияле үзәкләрнең һәм ЮХИДИ бүлекчәләренең эш режимы вакытлыча үзгәрәчәк.

Мәчетләрдә гыйбадәтләр ничәдә башланачак?

Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителә.

Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 20 нче апрельнең 19:00 сәгатеннән 21 нче апрельнең 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Кол Шәрифтә намаз 7:30 га планлаштырылган.

Җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?

21 нче апрельдә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак. Графиктагы үзгәрешләр маршрутлары мәчетләр аша үтә торган автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак.

Муниципаль парковкалар ничек эшләячәк?

21-23 нче апрельдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.

Иске Татар бистәсендәге «Рамазан-фест»та нәрсәләр булачак?

Ял көннәрен Иске Татар бистәсендәге «Рамазан-фест»та уздырырга мөмкин булачак. Бәйрәм мәйданчыгы Каюм Насыйри урамында ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күп төрле программа әзерләнгән: концерт, милли эчемлекләр белән кулинар һәм бармен-шоу, милли кием тегү буенча һөнәрчеләр һәм осталар күргәзмәсе, халык уеннары, мастер-класслар. Программаның иң кызыклы өлеше Виктор Добрыниның көч номерлары булачак, ә кичә лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак. Яшь кунакларны аниматорлар уйнатачак. «Рамазан-фест» 15:00 сәгатьтә башлана. Көн дәвамында фестивальдә фуд-корт эшләячәк.

20 нче апрельдә беренче тапкыр Ураза бәйрәме уңаеннан биеклеге 180 метр булган Казан телеманарасында бәйрәмчә утлар кабызылачак. Анда төрле төстәге утлар 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр яначак. Бәйрәм төнендә манара экранында татар милли орнаментлары һәм «Ураза-бәйрәм» дигән язу белән утлы динамик шоу күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү