Җинаятьче-пенсионерлар саны кискен арткан

Хөкем ителгән 578 мең кешенең 61 меңе – пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар.

Җинаять кылган өчен хөкем ителүчеләр арасында 50дән өлкәнрәкләрнең өлеше соңгы дистә елда тәүге тапкыр рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта РБК яза.

Югары суд хисабына караганда, хөкем ителгән 578 мең кешенең 61 меңе (10,65 %ы) – пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар.

Моңа кадәр, 2013-2016 елларда, хөкем ителгән пенсионерлар өлеше чама белән 8–8,8 процент тәшкил иткән булган. 2017-2021 елларда бу 9,1-9,9 %ка арткан.

Яше 50дән өстәрәк булган “уголовник”ларның өчтән бер өлеше чамасы – пенсионерлар (31,2 процент яки 19 286). 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар – 13 341, ә 55 яшьтәге һәм аннан зуррак хатын-кызлар –5945.


Фикер өстәү