Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар әниләренә сюрприз ясап… елатканнар (ВИДЕО)

Зөлфирәнең әнисе Сәвия ханымга шушы көннәрдә 50 яшь тулган.

– Әнигә тиздән катлаулы операция булырга тора. Бөтенләй кәефе юк иде. Туган көнен дә уздырып тормыйбыз, диде. Балалар, оныклар белән кафега ифтарга барып дигәнгә, көчкә ризалашты. Кафеда иң якыннары көтә иде. Җыелып фотога төшкәндә, артка килеп бастылар. Әниебез фотоны карап алганда, артта кемнәр соң ул дип шаккатты. Аннары инде борылып караса, туганнары тезелеп тора иде. Еладык та, көлештек тә. Озак яшә, әниебез, – дигән Зөлфирә Мирзаянова.

Һәркемгә балаларыннан шундый игелек күрергә язсын! Әниләребезнең көннәре гел Шатлыктан гына торсын!


Фикер өстәү