Юнь /очсыз/ арзан

«Юнь» телдә беренче чиратта юнәлеш белән бәйле төшенчәләрдә кулланыла. «Яхшы», «ярыйсы», «тәрбияле» мәгънәләренә якын очракларда да очратабыз бу сүзне. Бәяне сыйфатлаганда әйтелә торган «юнь» яки «җүн» исә бөтенләй башка сүз булырга тиеш. Рифгать Әхмәтҗановның этимологик сүзлегендә аның монгол теленнән кергән булырга мөмкинлеге хәбәр ителә.

«Очсыз» сүзенең килеп чыгышы тагын да кызыграк. Ул – төрки телләрдә еш очрый торган «очыз» дигән сүзнең татар телендә бераз гына үзгәртелгән, безнең язылыш принципларына яраклаштырылган варианты. Очсыз/очыз төрки телләрдә «юк кына», «аз гына», «чак кына» мәгънәләрендә йөргән. Бәянең түбән булуын аңлатуы шуннан килеп чыккандыр.

«Арзан» сүзе исә очсыз яки юньнән аермалы буларак, төрки телләргә фарсы теленнән кергән. Үз мәгънәсе шул ук: түбән бәяле булу.

Татар телендә әлеге өч сүз – синонимнар. Аларның кайсын куллансаң да ярый. Шулай да, бу урында билгеле бер тәртип кертергә дә буладыр. Рәсми стильдә «арзан» дип язу отышлырактыр. Бу сүздә эмоциональ төсмерләр юк, ул «китапча» яңгырый. Шуңа күрә рәсми стильгә һәм эш кәгазьләренә бик ярашлы. «Очсыз» башлыча сөйләм телендә кулланыла. Чын төрки сүз буларак, аның сөйләмнең һәр катламында кулланылырга хакы бардыр. Юнь/җүн дә күбрәк гади сөйләм теленә килешә. Матбугатта сүзләрнең өчесе дә кулланыла, моның бер гаебе дә юк.


Юнь /очсыз/ арзан” язмасына фикерләр

  1. Кызык. Менә аңлатып биргән. Чыннан да миндә еш кына синоним сүзләрнең ни аермалары бар дигән сорау туа.

Фикер өстәү