Татарча сөйләшәбез: театр карау

Еш кына «театр карарга бардык» дип сөйләшәләр. Бу җөмләдә, гадәттә, зур хата ясалган була.

Театр карарга барасыз икән, димәк, сез театр бинасы белән танышасыз. Камал театрын карарга баручылар аның үзенчәлекле архитектурасына сокланырга барганнар, димәк.

«Зәңгәр шәл» театрын карарга баручылар исә безгә билгесез театр бинасында булганнар, ахры. Андый театр да юк, театр бинасы да юк.

Сөйләмебез дөрес булсын өчен менә нинди үрнәкләргә иярергә кирәк:

Кичә Камал театрында булдым.

Кичә Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклен карадым.

Театрга баргач, сез бинаның үзе белән танышып, шуны театр карау дип атый аласыз. Спектакльне тамаша итсәгез, спектакль дип әйтергә кирәк, иренмәгез.

Кайчак шундый җөмләләр ишетелә: Туфан Миңнуллин язган спектакль, Кәрим Тинчуринның спектаклен куйдылар. Болары да дөрес түгел. Драматурглар спектакль язмый, алар пьеса яза. Режиссерлар пьесаны сәхнәгә куя, шуннан соң спектакль барлыкка килә. Кайчагында режиссер үзе пьеса яки сценарий язып, шуның нигезендә спектакль куярга мөмкин. Әмма бу очракта да ул спектакль язмый.

Сәнгатьне яратыйк һәм дөрес сөйләшик.


Фикер өстәү