Бик тәмле итеп фасоль пешерү ЫСУЛЫ

Сөмбел Гаффаровадан тимьян салып пешерелгән фасоль рецепты.

Суганны зәйтүн маенда кыздырабыз. Шуңа кабыгы салдырылган һәм туралган помидор өстибез. Болгатабыз. Тоз, тимьянны (чабрец) мул итеп сибәбез. Мул итеп!!! Болгатабыз. Фасоль салабыз. Болгатабыз. Бераз кайнар су агызып, капкач астында 30 – 40 минут пешерәбез. Таба капкачын ачып, бер-ике мәртәбә тагын тимьян сибәргә мөмкин. «Йөземе» нәкъ шул тимьянда чөнки! Бу ризыкны оеган сөт (простокваша) белән ашасаң, бигрәк тә тәмле була.


Фикер өстәү