Ошый / охшый

Мондый төрдәге хаталар игътибарсызлык аркасында яисә телнең шундый чагыштырмача җиңелрәк нечкәлекләрен белмәгәнгә күрә килеп чыга. «Ошау/охшау» сүзләрен бутау рус телендә «одеть» белән «надеть» фигыльләрен бутаган сыман ук бик еш очрый.

Аермасы исә бик гади.

Ошау – кемгә дә булса кызыклы булып күренү, симпатия объекты булу, ягъни «нравиться». Мәсәлән, миңа бүлмәнең төсләре ошый.

Охшау – кемгәдер яки нәрсәгәдер охшаш булу, уртак сыйфатларга ия булу, кемне яки нәрсәне дә булса хәтерләтү.

Әлеге сүзләрнең шундый охшаш булуы очраклы түгел. «Охшау» этимологик яктан, ягъни килеп чыгышы белән «нәсел, токым» төшенчәләренә килеп тоташа дигән версия бар (Рифгать Әхмәтҗанов). «Айрат безнең нәселнеке, безнең иш, безгә охшаган». Безнең нәсел яки кабиләнеке булгач, без аны хуплыйбыз, якын итәбез, яратабыз. «Ошау» шушы уртак борынгы төрки мәгънәдән аерылып чыккан булырга мөмкин.

Шулай итеп, сөйләмдә ошау/охшауны бутавыбызның сәбәпләре аңлашыла. Кайчандыр бер формада йөргән, әмма ике мәгънәсе булган сүз кайбер төрки телләрдә икегә әверелгән. Ә менә инглиз телендә like – «ошарга» сүзе үз эчендә «охшау»га якын мәгънәне саклаган.


Фикер өстәү