Бүген / бүгенге көн

Рәсми чыгышларда да, матбугатта да, гади аралашу барышында да «бүгенгесе көндә» дигән гыйбарәне ишетергә мөмкин. Бу гыйбарә сөйләм телебезгә рус теленнән күчкән булса кирәк. «На сегодняшний день» дип еш сөйләшәләр, ул Виктор Цойның мәгълүм җырыннан да колакка кереп кала ала.

Аңлашыла ки, «бүгенгесе көндә» тавтология сыман яңгырый. «Бүген» үзе үк бу көн дигәнне аңлата. Шуңа күрә безнең гыйбарәбез бу көнге көн дип ишетелә ала. Сәер, шулай бит?

Игътибарлы кешеләргә урынсыз дип тоелса да, «Бүгенгесе көндә» дип сөйләшү тел нормаларын бозмый. Рус телендә дә, татар телендә дә бу гыйбарә күптән кулланыла. Баштагы мәлдә хаталы булса да, күп кеше кулланганга күрә, ул матур әдәбиятка та, рәсми стильгә дә үтеп кергән.

Хәлбуки, туган телебездә матур итеп сөйләшергә омтылган кешеләр бу гыйбарәне еш кулланмаячак. Сөйләм телендә аны куллану бөтенләй урынсыз булыр. Ә инде рәсми язмаларда һәм матбугатта «Бүгенгесе көндә илебездә җитди үзгәрешләр бара» дип язу стилистикага бәйле рәвештә рөхсәт ителә ала. Әмма ул очракта да «хәзерге вакытта» дип язып була. «Хәзергесе» дип кенә яза күрмәгез.


Фикер өстәү