Татарча сөйләшәбез: Мисыр / Египет

Африка континентында безгә иң таныш булган дәүләтләрнең берсе, мөгаен, борынгы корылмалары, меңәр-меңәр еллык тарихы һәм кабатланмас табигате белән данлыклы Мисырдыр. Египет дәүләтенең татарча исеме нәкъ Мисыр дип әйтелүен һәм язылуын да күбебез белә дип уйлыйм.

Египет атамасы – рус теленнән, ә рус теленә борынгы грек теленнән кергән. Борынгы заманнарда яшәгән грек сәяхәтчеләре мисырлыларның «ка Пта» дигән, ягъни Птах алланың «ка»сы, ягъни җаны дигән сүзләреннән илгә исем биргәннәр.
Мисыр дигән атама да борынгы. Гарәпләр һәм яһүдләр бу илне борынгыдан ук шундый исем белән атаганнар. Аны «шәһәрләр иле» дип матурайтып тәрҗемә итәргә була. Чыннан да, борынгылар өчен Мисыр – чып-чын калалар патшалыгы, чөнки монда шәһәрләр-бистәләр бихисап булган.
Татар телендә әдәби тел нормасы рәвешендә Мисыр сүзе кабул ителгән. Шуңа күрә «Мисырда ял иттем» дип сөйләшергә кирәк.
Илнең башкаласына килгәндә, аны Каһирә дип атау кабул ителгән. Гарәп теленнән туры күчергәндә шундый вариант барлыкка килә. Ә инде русчалатып Каир дип сөйләшү бик дөрес булмас.
Мисырдагы башка шәһәрләрнең татарча язылышларын график принциптан чыгып карарга кирәктер, ягъни чыганак телдәгечә язу дөресрәк була. Шулай итеп, мондый вариантлар карала:

Шарм әш-Шәех (әл-Шәех дөрес түгел);
Луксор, гарәпләштерергә теләгәндә – әл-Уксур;
Хургада, гарәпләштерергә теләгәндә – Гаркада;
Искәндәрия (Александрия), чөнки иске татар телендә кулланылган варианты шушы;
Гиза, гарәпләштергәндә – Әл-Гизә;
Сүвәйс, яки Сүәйс (Суэц).


Фикер өстәү