Татарча сөйләшәбез: өшү, туңу, кату

Елның салкын айларында без «өшим», «туңам», «катам» дип зарланырга мәҗбүрбез. Татарча дөрес итеп зарланабыз микән соң?

Өшү – салкынның өлешчә яки нык дәрәҗәдә тәнгә тәэсир итүе. Кеше турында сүз барганда, өшү салкын тәэсиренең югары дәрәҗәсен күрсәтә: Урамда салкын иде, мин өшеп кайттым.

Гәүдәнең аерым әгъзаларына салкынның тәэсирен дә әлеге сүз белән белдерү отышлырак: Ул сабый чагында ук аякларын өшеткән иде.

Үсемлекләргә карата да «өшү» фигыле кулланыла: Кышкы суыкларда алмагачлар өшегәннәр.

Туңу исә, кеше очрагында, тәннең тулаем өшүенә, салкынның тәэсиренә дучар булуына кагыла. Туңу бозлану, температураның нульдән түбәнрәк төшүе белән дә бәйле. Шуңа күрә дә «туң җир» төшенчәсе бар, авыл хуҗалыгында «туңга сөрү» дип сөйләшәләр, «елга туңды» дип тә әйтәләр. Академик Рүзәл Йосыпов исә җансыз объектлар турында сөйләшкәндә «туңу» сүзен куллану дөрес түгел ди. Ягъни кеше яки хайваннар туңа ала, әмма үсемлекләр, елгалар, сулыклар «туңмый», алар очрагында башка сүзләрне кулланырга кирәк дип саный ул. Мәсәлән, «Елгада су катты», «Алмагач өшеде, кура җиләген суык алды». Әмма «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «су туңды», «җир туңды» вариантлары мисал буларак китерелә.

Кату сүзен «өшү» һәм «туңу»ның синонимы буларак гади сөйләмдә генә кулланалар. «Ай-яй салкын, урамнан катып кердем». Хәзер мондый җөмләләр бик табигый яңгырыйлар.

Гади сөйләм телендә өшү дип тә, туңу дип тә, кату дип тә сөйләшә алабыз. Кайсы сүзне куллануыбыз мәгънә төсмеренә бәйле. Монда экспрессия дә мөһим. Кайчак бик нык өшегәнебезне аңлатыр өчен «каттым» дип әйтә алабыз. Бераз гына өшесәк, «туңдым» дияргә мөмкин. Нейтраль сүз эзләсәк, «өшедем» дип әйтәбез.


Фикер өстәү