Уен барышында башына алка тигән татар хоккейчысы вафат булган

Фаҗига 12 март көнне Ярославльдә җирле “Локо” белән Санкт-Петербургның “Динамо” командалары арасында Яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) матчында килеп чыга.

Уен барышында «Динамо» хоккей командасы капитаны Тимур Фәйзетдиновның башына алка бәрелә. Егетне шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә көн тырышса да, йокы артериясенә зыян килү сәбәпле, 19 яшьлек егет аңына килә алмыйча, һәлак булган.
МХЛ һәм КХЛда узачак барлык матчлар да Тимур Фәйзетдиновны искә алу белән башланачак.


Фикер өстәү