Татарча сөйләшәбез: сурәт/сүрәт

Бу сүзнең дөрес язылышы турында бәхәсләшеп күпме төкерек чәчелгәндер инде! Ә бит барысына да гарәп теле «гаепле».

Сурәт дип рәсем, портретны яки кыяфәтне атыйлар. Хәзер телебездә фотосурәт дигән төшенчә дә барлыкка килде.

Сүзнең әйтелеше белән бар да аңлашыла: [с ү р ә т]. Әйе, [у] авазын әйтмибез, аны [ү]гә әйләндерәбез. Әмма барыбер язганда сУрәт дип язабыз. Башкорт телендә һүрәт дип язылса да, татарча әйтелгәндә сүрәт дип яңгыраса да, телебезнең кайчак ачу китерә торган катгый кануннары матур итеп У хәрефен язып куярга мәҗбүр итә.

Сәбәбе бик гади. Безнең рубриканы укый-укый татар теленең мантыйгына төшенер өчен берничә тел белергә кирәклеген аңлагансыздыр инде. Монда исә гарәп телен искә төшерергә кирәк.

Гарәп телендә сурәт дигән сүзнең башында «сад» хәрефе тора. Безнеңчә [c] авазына якын тартык авазларны гарәп телендә өч хәреф белдерә: сад, син, сә. «Син» – безнеңчә [с] диярлек яңгырый, «сә» – сакау с, ә менә «сад» – каты яки калын әйтелә торган [с]. «Сад»ны эмфатик тартык дип тә атыйлар. Эмфатик тартыклар үзләре дә каты яңгырыйлар, үзләренә ияргән сузыкларны да калынайталар.

Туган телебез кириллицага күчкән чакта, тарихи принципка нигезләнеп, бу сүзнең язылышын гарәп телендәгесенә якынайтканнар. Шуңа күрә без «сурәт» дип язабыз, [сүрәт] дип укыйбыз.

Сүз уңаеннан, «тасвир» сүзе белән «сурәт» сүзе килеп чыгышлары белән тамырдаш.


Фикер өстәү