Татарча сөйләшәбез: милләтнең «ядкарь»ләре бармы?

Соңгы вакытта шуны аңладым: татар телендә язучылар яки сөйләшүчеләр арасында хаталарны барларга теләсәң, Инстаграмга күз салырга кирәк икән. Вакытлы матбугат чаралары да, хакимият органнарының рәсми аккаунтлары да кайчак бик кызыклы хаталар җибәрәләр. Аларны тәнкыйтьләп, бетереп ташларга һич теләгем юк, безнең заманда татарча сүз язган һәр сәхифә кадерле. Интернет – ачык киңлек, ул «татар телендә фикер йөртү» дигән күренешнең чын халәтен чагылдыра сыман.

Соңгы вакытта игътибар иткән хаталарның берсе – ядкяр сүзе. Аның дүрт төрле язылышын очраттым: ядкәр, ядкяр, ядкарь һәм хәтта ядъкәр. Соңгысы бөтенләй башка сыймый, әлбәттә. Татар теленең язма корпусында «ядкәр»нең – 1603, «ядкарь»нең – 2052, «ядкяр»нең – 553, «ядъкәр»нең 84 кулланылу очрагы теркәлгән.

«Ядкяр» сүзенең тарихы фарсы теленә барып тоташа. Ул ике өлештән тора: «йад» һәм «кяр». Фарсыча «йад» «хәтер» дигәнне аңлата, телебездәге «ятлау», «яд итү» сүзләре дә шуннан килә. «Кяр» сүзе дә безгә фарсылардан килгән һәм күбебезгә, чынлыкта, бик тә таныш. Ул «эш», «тәэсир», «файда» дигән мәгънәләрне белдерә. «Кярханә» дип Тукайлар заманында цехларны, фабрикаларны атаганнар. Икесен бергә кушкач, «хәтергә тәэсир итүче» сыманрак мәгънә килеп чыга. Ядкяр – тарихи һәйкәл, истәлек, кадерле әйбер.

Бу сүзнең язылышында һәм әйтелешендә «кяр» өлеше авырлык тудыра. Татар теленең орфоэпик сүзлеген (2019 ел) төзүчеләр аны түбәндәгечә транскрипцияли: [кьа́рь ]. Чыннан да, фидакяр кебек сүзләрдә без «кяр»не нечкә итеп әйтәбез, әмма «ә»ләштерүгә генә дә кайтарып калдырмыйбыз. Монда [к] «нечкәрәк» укылырга тиеш, ә әгәр дә «карь» дип язсак, әйтелеш кагыйдәләрен белмәгән кеше [къ] укыячак, ә бу тупас хата булачак.

«Карь» язылышы бик популяр булса да, тел белгечләре аны дөрес түгел дип саный. «Кәр» дип язу исә бу очракта сүзнең әйтелеш үзенчәлекләрен тулысынча күрсәтергә мөмкинлек бирмидер дип саныйм.

Шулай итеп, иң дөрес язылыш – ядкяр. Аның белән беррәттән ядкәр варианты да еш кулланыла. Ә инде җыр исеменә әверелгән «ядкарь» вариантын кулланудан баш тарту хәерлерәк.

Татар теленең соңгы орфографик сүзлегенә таянсак (ә аңа таяну – безнең бурычыбыз), «фидакарь» сүзенең хәзер киң таралган язылышы да дөрес түгел. Аны да фидакяр дип язырга кирәк. «Инкарь итү» дә, никадәр киң таралса да, хәзер хаталы язылыш булып санала: инкяр дип язу дөрес булачак. Бу хакта Рифкать Әхмәтҗановның сүзлегендә махсус искәртелгән дә әле.

«Хезмәткәр», «сәнгатькәр» кебек кушма сүзләрдә дә шул ук «кяр» сүзе кулланыла. Әмма язылышта аларны «кәр» дип күрсәтү кабул ителгән.


Фикер өстәү