Текә/кәттә

Көндәлек сөйләмебездә еш кулланыла торган гыйбарәләрнең берсе – «крутой» сүзе. Ул инде телебез өчен яңалык түгел, аны яшьләрдән дә, урта буын вәкилләреннән дә ишетергә була.

Гадәттә, гади сөйләмдә ике төрле вариант еш кулланыла: русча «крутой» һәм татарчалаштырылган «текә» сүзе. Текә бу очракта, һичшиксез, урынсыз калька гына булачак. Ник дигәндә, «текә» сүзе «крутой» сүзенең беренче мәгънәсенә генә туры килә. Ә инде бик шәп, дәрәҗәле, абруйлы яки хәтта һавалы, мин-минлекле дип әйтәсе килгәндә, татар телендә күптәннән яшәп килгән «кәттә» сүзен кулланырга кирәк. Ул төрки телләргә һинд теленнән үк кергән дип санала. «Кәттә» яңа сүз түгел, матур әдәбиятта аның кулланылышына бихисап мисаллар таба алабыз.

Шулай итеп, «аның машинасы крутой» түгел, яки «аның егете текә» түгел, ә «аның егете дә, егетенең машинасы да кәттә».
Хәлбуки, безнең «крутой» сүзен татар теленә тәрҗемә итеп кулланасы килгән тагын бер очрак күзәтелә. Кешенең кырыс, тәкәббер, чамадан тыш горур булуын тасвирлаганда «текә борынлы», «текә башлы» дип әйтү телебездә бар. Монда табигатьтәге текәлек һәм кискенлек кеше холкына карата күчереп кулланыла. Шуңа күрә бу югарыда китерелгән кагыйдәгә каршы килми.


Фикер өстәү