Авыл җирлеге башлыгы хөкем ителәчәк: аның эшкә салкын каравы аркасында 4 яшьлек баланы эт талап үтергән

Учалы районында Сәфәр авыл җирлеге башлыгына карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Ул эт талаган 4 яшьлек малайның үлемендә гаепләнелә. Бу хакта Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Сәфәр авылында яшәүчеләр, 2020 елның сентябреннән 2021 елның апреленә кадәрге чорда, авыл җирлеге башлыгына берничә тапкыр урам этләреннән зарланган. Әмма башлык аларның сүзләренә колак салмаган. Ул кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен теркәмәгән, карамаган, этләрне тоту хезмәтенә дә, район хакимиятенә дә хәбәр итмәгән.

Тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнүченең нәкъ менә хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәве узган елның 17 апрелендә сукбай этләрнең 4 яшьлек баланы талап үтерүенә китергән.

Авыл җирлеге башлыгы үз гаебен танымаган. Хәзер ул суд хөкеме алдына басачак.


Фикер өстәү